Татарстанда хантавирус таралуы турында мәгълүмат расланмады
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Казандагы бер медицина учреждениесендә хантавирус инфекциясе таралуы турында имеш-мимешләрне кире какты.
Ведомство мәгълүматларына караганда, билгесез затлар берничә массакүләм мәгълүмат чарасына эчтәлеге буенча ялган булган хат җибәргән. Әлеге документ рәсми хәбәр кебек итеп язылган, ләкин аның чынбарлыкка туры килмәве ачыкланган.
Министрлык халыкны тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанмаска һәм рәсми чыганакларга гына таянырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев