erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанга якын арада гына җылы көннәр әйләнеп кайтмаячак

Республика буйлап узучы атмосфера фронтлары үзләре белән яңгырлар алып киләчәк. Кичә, 09:23

 Татарстанга киләсе атна уртасына кадәр җылы көннәр әйләнеп кайтмаячак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә шулай дип фаразлыйлар.

Якшәмбегә каршы төндә, 17 майда, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз, шулай да көндез атмосфера фронты кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы төнлә +2..+7, көндез +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбегә каршы төндә, 18 майда, Татарстанда явым-төшем көтелми, әмма көндез «чираттагы төньяк-көнбатыш циклон һәм актив атмосфера фронты йогынтысында» янә яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта, Татарстан синоптиклары фаразлаганча, сишәмбе көнне, 19 майда һәм чәршәмбе, 20 майда да һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Атмосфера фронтлары республика территориясе буйлап үткән вакытта яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +2..+7, көндез +14..+19 градус тәшкил итәр дип көтелә.

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-05-2020/tatarstanga-yakyn-arada-gyna-yly-k-nn-r-yl-nep-kaytmayachak-5743122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X