erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Тату сыйныф серләре”: Арчаның 6нчы мәктәбе - 1нче урында

Узган атнада Казанда “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең ярымфиналы узды. Менә инде беничә ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз данын лаеклы яклаучы Арчаның 6нчы мәктәбе, бу юлы да җиңү белән кайтты.

“Тату сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы февраль башында узган иде. Анда районыбызның 27 мәктәбе осталыкта, бердәмлектә һәм татулыкта көч сынашты.

Гран-прига лаек булган 6нчы мәктәпнең 8В сыйныфы ярымфиналда республиканың 18 мәктәбе белән ярышты. Ришад Сәйфетдинов җитәкчелегендәге сыйныф һәм аның ата-аналар комитеты иң яхшыларның берсе дип танылды һәм 1нче урынга лаек булды. Алга таба алар финалда чыгыш ясаячак.

Бу җиңү – чын мәгънәсендә зур казаныш һәм район өчен горурлык. Ул сыйныф җитәкчесе Ришад Сәйфетдиновның лидерлык сыйфатлары һәм оештыру сәләте югары дәрәҗә булуын тагын бер кат исбатлый һәм мәктәп коллективының бердәмлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев