erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Таулар иленә сәяхәт

Шушы матур май аенда миңа көтмәгәндә-уйламаганда Төркиягә барып кайту насыйп булды.

Баруым кич соң гына билгеле булып, икенче көнне мин һава лайнерында идем инде. Самолетта беренче генә очуым булса да, бик җиңел кичердем, бернинди курку хисе булмады. Антальяга төнге унда барып төштем, биредә мине улым каршы алды. Бу төнне отельдә үткәреп, икенче көнне Мерсин шәһәренә юл алдык.

Беренче көн

Юлда барганда искиткеч манзара ачыла. Уң якта Урта диңгез җәйрәп ята, сул якта зәңгәрсу таулар озата бара. Аланьяда без улымның дусты белән очрашып, ул безне үзенең моторлы көймәсендә диңгезгә алып чыкты. Су искиткеч чиста, ул инде безнең өчен җылы, улым дусты белән рәхәтләнеп су керделәр. Аннан соң без юлыбызны дәвам иттек. Антальядан Мерсинга кадәр 450 км, бер туктамыйча барсаң, алты сәгатьлек юл. Чөнки ул бормалы-сырмалы, тауларга күтәреләсең, төшәсең, серпантин буйлап барасың. Урыны-урыны белән тоннельләр аша узасың. Кайтканда юри санадым – алар 16. Иң озыны 2 км 200 м. Юллар әйбәт, бернинди чокыр-чакыр, ямау юк. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды – бөтен җирдә теплицалар. Алар тигез җирне дә, тау сыртларын да каплап алган. Биеклекләре төрле үлчәмдә: 30 см чамасыннан алып 3-4 м чамасы биеклектә. Тәмләткеч үләннәр, бакча җиләкләре, яшелчәләр, хәтта бананнар да теплицада үсә!

Мерсиннан безгә каршы автобуста киленебез, оныгыбыз һәм кодагыебыз чыкты. Юлда алар белән кавышып күрешкәннән соң, якында гына урнашкан Гилиндере мәгарәсенә юл алдык. Мондагы матурлыкны сөйләп бетерерлек түгел. 560 баскыч буйлап аска төшәсең. Монда килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен барысы да эшләнгән. Мәгарәгә керүгә үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Сине ике яктан да гаҗәеп формадагы сталактитлар озата бара. Әле туристлар күп түгел, мәгарәдә тынлык, хәтта биредә сыену урыны тапкан ярканат тавышлары да ишетелгәләп китә. Ә аста көзгедәй ялтырап күл ята. Мәгарәнең икенче исеме – Көзгеле мәгарә дә шуннан алынган. Мәгарә әле соңгы вакытта гына табылган, 1999 елда аңа дикобразны куып баручы көтүче тап була.

Мәгарәдән алган тәэсирләр белән уртаклаша-уртаклаша юлны дәвам иттек. Мерсинга күрше шәһәрдә безне балаларыбызның дуслары көтә иде. Бу гаиләдә кунакта булып, Татарстанның алты районыннан җыелган кешеләр белән аралашып, кич соң гына өйгә кайтып җиттек.

Икенче көн

Иртән торуга балконга чыктым. Ә анда таң калырлык манзара – йортның ишегалды тулы чәчәк, шау чәчәк булып утыручы куаклар, шунда ук зур гына бассейн, ә йортның теге башында, 50 метр да юктыр, диңгез җәелеп ята. Ул шундый тын, бернинди дулкын юк. Тиз генә коену костюмнарын киеп, шунда юнәлдек. Суы әле җәй көнендәге шикелле май кебек булмаса да, безнең өчен җылы, рәхәтләнеп коендык, туйганчы йөздек, чумдык, кыскасы, 2-3 сәгатьне шунда үткәрдек. Төштән соң базарны урадык, монда бар нәрсә дә әле генә түтәлдән, агачтан өзеп алып киленгән. Мин килгәндә банан уңышы инде җыелган, мушмула, лимон сезоны башланган, черешня өлгереп килә иде. Кичен шәһәр белән таныштык, мәчеттә булдык, яр буендагы ял итү зонасы буйлап уздык. Шәһәр бик матур, шәһәр генә түгел, юл буйлап барганда да бөтен җирдә чәчәккә күмелгән агачлар, куаклар үсә.

Өченче көн

Бу көнне без иртән иртүк тауларга юл тоттык. Тауларда булу минем хыялым иде, шулай итеп, ул да чынга ашты. Төрекләр шулкадәр тырыш халык, тауларда да  таш арасында рәхәтләнеп бакча үстерәләр. Аз гына тигезрәк җир бармы – анда бакча. Өскә күтәрелгәндә урыны-урыны белән упкын өстеннән барган кебек, урыны-урыны белән болытлар аша үтәсең. Безнең максат – таулардагы шарлавыкта коену. Урынга барып җиткәч, машинаны калдырып, җәяүләп мәгарәгә юл алдык. Бу кечерәк кенә мәгарәгә 10 метрлап биеклектән шарлавык булып тау елгасы агып төшә. Искиткеч күренеш. Биредә салкынча, берничә җирдән саран гына кояш нурлары үтеп керә. Суы салкын, бездәге Зәңгәр күл суыннан бераз җылырак булса да (ә аның суы җәен дә, кышын да +4 гардус). Минем коенырга батырчылыгым җитмәде, улым белән кодагый шарлавык астында йөзеп чыктылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юлыбызны дәвам итеп, хәрабәләр аша үттек, юлда очраган черешня, мушмула белән сыйландык, агачтан бераз лимон өзеп алдык. Урыны-урыны белән берничә йорттан гына торган авыллар очрый, кечкенә генә булсалар да, һәркайсының үз мәчете. Халкы бик кунакчыл, машина туктау белән яныңа киләләр, чәйгә чакыралар. Бара торгач тау елгасы буена урнашкан җәйге ресторанга килеп чыктык. Бик матур урын. Елга буйлап ике яклап берничә кешелек чатырсыман корылмалар, рәхәтләнеп гаиләң беләнме, дусларың беләнме ял итеп, табигать белән хозурланып утырырга була.

Кайтканда икенче юл белән киттек. Ул бормаланып-сырмаланып аска төшшә. Аеруча матур җирне фотога төшерергә дип туктап, кырыйга чыксак, аста тирән, озын  бер каньон ятканын күреп алдык һәм без һичшиксез анда төшәргә тиешбез, дигән нәтиҗәгә килдек. Каньонда борынгы гасырларга караган хәрабәләр сакланган. Кешеләр шулай ук тау куышларында яшәгән, 6-7 метр биеклектә тезелеп киткән тәрәзә кебек уемнар сакланган. Биредә без берничә ел элек үзебезнең чәчәк үстерергә яратучылар арасында популярлашып алган клещевина үсемлеген очраттык. Каньон бик озын, аргы башына барып җиткәнче хәйран вакыт уза. Гомергә онытылмаслык матур җирләр.

Көннең калган өлешендә диңгездә коендык, бу вакытта инде дулкыннар күтәрелгән иде. Аларга каршы йөзү үзе бер кызык. Бу көнебез кибеткә сәяхәт һәм кафеда төрек ризыклары белән сыйланып тәмамланды.

Дүртенче көн

Бүген кич безгә самолетка. Антальяга барышлый күп кенә җирләрдә буласыбыз бар иде, шуңа күрә юлга иртәдән кузгалдык. Безнең беренче тукталыш – Эрдемли шәһәреннән ерак булмаган Канлыдиване хәрабәләре. Рим империясе чорына караган бу борынгы шәһәр зур (диаметры 70, тирәнлеге 60 метр чамалы) чокыр тирәли урнашкан. Чокырдан күренеп торган җир катламы кызгылт төстә булу сәбәпле, шаһәрне Канлыдиване дип атаганнар. Икенче бер фараз буенча бу чокырга үлемгә хөкем ителгәннәрне ташлаганнан, исем шуннан килеп чыккан. Шәһәр хәйран зур булган, бик күп нәрсәләр сакланган. Юлны дәвам итеп бераз баргач, кыялардагы каберлеккә килеп чыгасың. Чанакчи каберлеге безнең эраның икенче гасырына карый. Кыяга уеп кергән аерым каберлекләр, кайберсенең өстендә күмелгән кешеләрнең сыннары сакланган. Юлыбызны дәвам итеп, Аяш шәһәренә килеп җиттек. Биредә борынгы Элаиус Себасте хәрабәләре урнашкан. Амфитеатр, акведуклар, мозаикалар сакланган, мозаикалар хәтта төсләрен дә җуймаган. Ничек ясаганнар, ничек шулай төзегәннәр – акылга сыймаслык. Тәэсирләр әйтеп бетергесез. Безнең чираттагы тукталыш – Тисан бистәсе. Анда бару өчен текә сирпантин буйлап 381 метрга күтәрелдек һүм икенче якка төштек. Тау башында гаҗәеп манзара ачыла: зңгәр диңгез култыгы һәм ап-ак виллалардан торган бистә. Мин күптән күрергә хыялланган зәңгәр лагуна! Суның чисталыгы! Төрек малайлары рәхәтләнә чумып!

Матур күренешләргә соклана-соклана кич Антальяга килеп җиттек. Бу дүрт көн эчендә күп җирләрдә булырга, күп нәрсәләр күрергә өлгердем. Хис-тойгылар – сөйләп бетерерлек түгел. Сау бул, Төркия, яңадан очрашулар насыйп булсын.

Гөлзия Нәбиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев