erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Аты борылышындагы авариянең сәбәпләре ачыкланды

“Баганага бәрелдем”, дип утыра тракторчы, машина белән бәрелешкәнен белмәгән дә,

Арча–Олы Әтнә юлында, Түбән Аты борылышы турысында куркыныч юл һәлакәте булды, “Лада Приора” машинасы белән трактор бәрелеште. “Беларусь-1221”  тракторын йөртүче сулга борылганда төп юлдан килүче “Лада-217010 машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, үзе дә, машинадагы пассажирлар да (2 бала, 2 олы кеше) тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. Сәбәпләре ачыклана”, – диделәр безгә Арча эчке эшләре бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә.

Тулырак мәгълүмат алу максатыннан Утар Атыдан Арчага таба килүче “Лада Приора” машинасында булган Ләйсән белән элемтәгә кердек. 

– Рульдә иремнең энесе Илназ иде. Янында сеңлем Рәзилә. Ә мин ике бала белән арткы утыргычта. Без үз полосабыздан бардык. Арчадан килүче трактор юлны кисеп борылышка керер, дип көтмәдек тә. Илназ тиз аңышып алып тормозга басты. “Баганага бәрелдем”, дип утыра тракторчы, машина белән бәрелешкәнен белмәгән дә, – диде Ләйсән.

Балаларга фәрештәләр канатын җәяр, дигән сүз бар. 8 яшьлек, яшь тә өч айлык балалар бүген үзләрен яхшы хис итә. Дөрес, кечкенәсенең башын пыяла кискән булган, теккәннәр. “Миңа аякка басу авыр, башымда киселгән урыннар бар. Илназ бөтен тәнем авырта, ди. Рәзиләнең баш мие селкенмәдеме икән, дибез. Косасы килә, ди. Ияген тектеләр. Аягы авырта”, – диде Ләйсән.

– Авария булган урында без туктадык. Тракторчы кабинасыннан чыкты да Түбән Атыга таба җәяүләп китеп барды. “Мин түгел, мин түгел”, – ди. Шок хәлендә булгандыр инде. Аны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Машинадагылар аякка басып булмый, дип зарландылар, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Икенче көнне Субаш Аты юлында исерек килеш руль артына чыккан бер кеше тоткарланды. Баттым, дип үзе 112гә шалтыраткан. Участок инспекторы белән мин бардым. Аракы эчкән килеш юлга чыкмасыннар иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тракторчы Урта Бирәзәнеке булып чыкты. Илшат Җәләев дигән кеше. Ул да зыян күргән, баш мие селкенгән. Ул да хастаханәдә.

– Авыр хәллерәк гаилә иде. Элегрәк Илшат эчәргә яратты. 6 балалары бар. Икесе эшли, өчесе мәктәптә укый, берсе өйдә. Кереп хәлләрен белеп йөри идем, –  диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Соңгы 2 елда бер дә эчмәде. Терлекләр асрадылар. Ике сыерлары, бозаулары бар. Биле авыртып эшләми иде ул. Күрәсең, эшкә кушканнар.

Шунысына куаныйк, барысы да исән-саулар. Зинһар, юлда сак һәм игътибарлы булыгыз, тизлекне арттырмагыз, исерек килеш руль артына утырмагыз.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре