Теләче районында котыру авыруы буенча карантин керткәннәр
Теләче районының Комаровка авылы территориясендә котыру буенча карантин кертелде.
Бу турыда Указны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Әлеге документ буенча, җирлек территориясендә йорт хайваннары сату, аларны карантин зонасы территориясеннән чыгару һәм кыргый хайваннар тоту тыела. Котрыган хайваннарның сөтен куллану шулай ук тыела. Сәламәт хайванныкы пастеризацияләнгән булырга тиеш.
Карантин барлык кирәкле чаралар үтәлгән очракта соңгы авыру очрагы теркәлгәннән соң ике ай гамәлдә, диелә карарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев