erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Телевизорны бушка караучыларга

Күбебез телевидениене кабель аша яки спутник антенналары ярдәмендә карый. Ә шул ук вакытта телевидениене гади антенналар белән бушка караучылар да бар. Аналогтагы телевидение дип йөртәләр аны. Россия регионнарында, шул исәптән Татарстанда да, аналогтагы федераль кананаллар бетәчәк һәм аның урынына цифрлы эфир телевидениесе килә. Сүзебез шул турыда бара.

Әңгәмәдәш – Татарстан Республикасының телевидение трансляциясе үзәге филиалы җитәкчесе урынбасары Илдар Кәлимуллин.

– Илдар Рәшидович, аналогтагы телевидение кайчан бетәчәк?

– 2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 регионында, шул исәптән Татарстанда да, аналогтагы федераль каналларны трансляцияләү туктатылачак. Алдан кайгыртканнар антенна ярдәмендә бушка 20 цифрлы каналдан файдалана алачак.

Ә моңарчы файдаланган аналогтагы каналлар бөтенләй бетәчәкме, әллә кайберләре каламы?

Кайберләре кала. Татарстандагы “ТНВ” тапшыруы да аналогта калачак.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү тәртибен тагын бер кат искә төшереп үтик әле.

Цифрлы эфир телевидениесе TVB-Т2 стандартында күрсәтәчәк. Төбәк һәм муниципаль каналлар сигналны антеннадан алачак.

Үз йорты белән яшәүчеләр йорт түбәсенә яки йорты янына антенна куя ала, ә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә нишләргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә иң җайлы ысул – йортның түбәсенә коллектив антенна кую. Моның өчен йорт белән идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү тәртибен җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

Иң башта телеэкранга карагыз, анда “А” хәрефе бармы? “А” хәрефе 10 аналог телеканалының логотип янәшәсендә була. Әгәр дә экранда “А” хәрефе юк икән, сез инде кабель яки спутник аша эфирда “цифрлыны” карыйсыз дигән сүз. Сезнең телевидениедә бернәрсә дә өзелмәячәк, приставка сатып алырга кирәк булмаячак. Ничек карадыгыз, шулай карауны дәвам итәчәксез. Кабатлап әйтәм, сүзебез  моңарчы түбәдәге яки телевизор өстендәге гади антенна белән телевизор караучылар турында бара. Менә шул “аналог” бетерелә, ә аның урынына цифрлы эфир телевидениесе килә. Иң башта үзегез яшәгән тирәлектә, авылда цифрлы эфир трансляциясе бармы-юкмы икәнне белергә кирәк. Моны карта.ртрс.рф сайтыннан карап була. Телевизорда TVB-Т2 стандарты булырга тиеш. Һәм антенна. Әгәр дә болар юк икән, аларны алырга кирәк булачак. Телевизорны алыштырырга кирәк түгел, приставка алырга киңәш ителә.

Цифрлы эфир телевидениесен көйләү тәртибен дә аңлатсагыз иде.

Моның өчен автомат рәвештә телеканалларны эзлисең. Моны кул режимында эшләсәң дә була. Бу шулай ук РТРС сайтында “Цифрлы телевизор челтәре төзелеше” бүлегендә яки карта.ртрс.рф сайтында аңлатылган.

Көйләп бетергәннән соң, өеңдә цифрлы эфир телевидениесе эшләгәнлекне каян белеп була?

Гади генә бер ысулы бар аның. Әгәр дә “Карусель” каналы күрсәтә икән, димәк, сездә цифрлы эфир телевидениесе күрсәтә. Бу канал элеккеге аналог форматында күрсәтми.

Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X