Терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмәнең чираттагысы “Аю“ ширкәтендә узды
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында ай саен үтә торган терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмәнең чираттагысы “Аю“ ширкәтендә узды. Әлеге хуҗалыкка Сөрде һәм Югары Оры авыллары керә. Колхозлар таралган чорда шушы җирлектә туып-үскән Сафиуллиннар хуҗалыкны, аның бар байлыгын саклап калдылар.
2010 елгы корылыкта да хуҗалык азык эзләп читкә чыкмады, алай гына да түгел, хәтта үзләре салам сата алдылар. Техниканы яңарттылар, яңа комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары кайтты. Фермаларның сакланып калуы, алар тулы мал булу да куанычлы хәл.
Терлекчелектә күрсәткечләргә килсәк, хуҗалык 2025 елда сөт җитештерүне 2024 елга караганда 1879 центнерга (108 процент) арттырды. Бер сыердан уртача 9232 килограмм сөт саудылар. Бу районда җиденче күрсәткеч. Ит җитештерү, терлекләрнең баш саны буенча бераз үсеш бар. Ә менә бозау алу буенча саннар кимү ягында. 130 бозау азрак алынган, 100 сыерга нибары 59 бозау туры килә.
Бозауларның тораклары тар, шартларны яхшырту өчен яңа торак төзү шарт. Сыерлар өчен яңа комплекс төзегәндә дә яхшы буласы. Чөнки хуҗалыкта эшче көчләр проблемасы кискен тора. Хуҗалык җитәкчесе Марсель Сафиуллин үзе комбайнга да утыра, башка техникада эшләргә дә мәҗбүр. Улы Салават зоотехник та, ясалма орлыкландыручы да, комбайнчы да.
Семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов терлекчелек тармагында еллык эшкә анализ ясады. Узган ел 2024 елдагыга караганда 59698 центнер сөт күбрәк савылган. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә – 38578 центнерга арткан. “Казанка“, “Байрак“, “Кишет“, “Северный“ ширкәтләрендә үсеш – 32-14 процент. Алты хуҗалыкта күрсәткечләр кимү ягында.
Район буенча бер сыердан уртача 9276 килограмм сөт савылган. “Вамин“ сөт берләшмәсендә – 11491, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кишет“, “Северный“, “Яңарыш“ ширкәтләрендә 10 мең килограммнан артык.
Район хуҗалыкларында 31763 мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу 2024 елгыдан 394 башка артык. Ун хуҗалыкта баш саннары кимегән. 350 бозау күбрәк алынган.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов куркыныч чирләрне кисәтү, таләпләрне үтәү, җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең җаваплылыгы турында сөйләде. Фермалар койма белән әйләндерелгән, дезбарьерлар ясалган булырга тиеш.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов киңәшмәгә йомгак ясап, терлекчелеккә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Бигрәк тә алты айга кадәрге бозауларга тиешле тәрбияне бирергә. Чөнки булачак сыерлар шул чорда формалаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев