erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Теш табибы Айсылу Асылгәрәева Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тешләрне саклау һәм вакытында дәвалау турында әңгәмә үткәрде

Хәзер мәктәп укучылары арасында теш табибы булам, дип әйтүчеләр күбәйде. Мин моны район хастаханәсе мәктәп укучылары белән оештырган очрашулардан беләм

Ни өчен теш табибы? Чөнки теш табибына бервакытта да эшсезлек янамаячак. Әлбәттә, бу күбрәк әти-әниләр фикере. Дөрестән дә, кешелек дөньясында тешләр мәңгелек тема, чөнки авыз эчендәге тешләр бозылучан, ә сәламәтлек өчен алар бик тә әһәмиятле.

Бүген без нәкъ менә шул хакта: тешләрне саклау, аларны вакытында дәвалау турында сөйләшербез.

Күптән түгел Арча поликлиникасының теш табибы Айсылу Асылгәрәева Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тешләрне саклау һәм вакытында дәвалау турында әңгәмә үткәрде. Табиб киңәшләрен, хөрмәтле газета укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Бүгенге көндә мәктәп яшендәге балаларда тешләр белән проблемалар бар. Бу сөйләшү өчен көн үзәгендәге мәсьәлә. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә  профилактик әңгәмәләр үткәрергә булдык, – дип сүз башлады стоматолог  Айсылу Асылгәрәева. Һәм без сөйләшүне сорау-җавап рәвешендә дәвам иттек.

– Айсылу Айратовна, тешләр сәламәтлеген бала вакыттан ничек сакларга?

– Авыз куышлыгының торышы кешенең физик һәм психоэмоциональ халәтенә турыдан-туры йогынты ясый. Тешләр нык, сәламәт булса, ризык та тәмләп, әйбәт чәйнәлә – бу халәт кешенең психикасына, кәефенә һәм сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. 

– Кызганыч, күп очракта бала вакыттан ук тешләр бозыла башлый, кариес барлыкка килә. Моның сәбәпләрен әйтеп үтсәгез иде?

– Тешләрнең сәламәт булуы турыдан-туры туклануга һәм аларны карап, дөрес итеп чистартып торуга бәйле. Әти-әниләргә баласының авыз куышлыгын, тешләр торышын даими рәвештә карап торырга кирәк. Хәзер балалар, яшүсмерләр нәрсә ярата – төрле газлы, татлы сулар, чипсы, конфет, печенье, төрле фастфудлар...  Балаларга әнә шундый тешләргә тискәре тәэсир итүче ризыклар белән мавыгу хас. Икенче сәбәп – тешләрне даими рәвештә сыйфатлы итеп чистарту җитми.

– Ә ничек тешләрне дөрес итеп саклап була?

– Иң беренче чиратта авыз куышлыгының гигиенасын тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк. Иртән һәм  кичен ике минут дәвамында тешләрне чистарту киңәш ителә. Елга ике тапкыр теш табибына барып күренергә. Әлбәттә инде, дөрес туклану бик тә әһәмиятле. Сөт, сөт ризыклары эремчек, сыр, йогурт, яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, чикләвек, балык, йомырка һәм башка витаминнарга бай ризык-ларны кулланырга. Каты ризык-ларны ашау файдалы. Мәсәлән, кишер, алма... Кишер, алма, кыяр, чөгендер тешләр һәм аңкаулар өчен файдалы витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Әлеге ризыклардагы бета-каротин, кальций, калий, магний, натрий, фосфор, йод, фтор, тимер, кобальт аңкаудагы кан йөрешен яхшырта һәм тешләрне ныгыта. Белгәнебезчә, күп очракта йомшак ризык ашала. Нәтиҗәдә аңкауда кан йөреше бозыла һәм тешләрдә сары катлам барлыкка килә. Көнгә бер-ике тапкыр каты яшелчә ашасаң, аңкауга яхшы массаж булачак һәм тешләр сары катламнан азат ителәчәк. Моннан тыш каты яшелчәләр авызда селәгәй бүленеп чыгуны яхшырта һәм бу исә даими рәвештә авыз куышлыгын юып торачак һәм шушы рәвешле микроблардан һәм бактерияләрдән азат итәчәк.

– Яшел үләннәр файдасы турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Яшел үләннәр – петрушка, салат яфрагы, яшел суган, укроп, сельдерей  тешләрне генә ныгытып калмый, иммунитетны да күтәрә. Алар кан тамырларын ныгыта, аңкаулар канауны туктата. Петрушка һәм яшел суган бактерияләргә каршы көрәшә, хәтта тешләрне агарта, аңкауларны ныгыта.

– Виноград, җиләк, кара карлыган файдасы турында да ишетәсе килә.

– Витаминнарга бай җиләк-җимешләр, аларның соклары хәтта кариестан саклый. Аларны даими куллансаң яхшы.

– Йомырка файдасы турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Тавык йомыркасы аксым, майлар, углеводлар, төрле микроэлементларга бай. Андагы Д витамины фосфор чыганагы булып тора һәм тешләрне ныгыта.

– Бакча яшендәге баланың сөт тешләре бозылса, борчыса нишләргә?

– Табибка күренергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев