erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тешләр сәламәт булсын дисәң

Тешләр әһәмиятле.

Әңгәмәдәш – стоматолог-терапевт Ландыш Нургалиева.

-Ландыш Мөнировна, бүген тешләрнең сәламәт булуы һәркемне кызыксындыра. Шул турыда сөйләшсәк иде.

-Тешләре сәламәт кешенең организмы да сәламәт була. Тешләрдәге бактерияләр катламы авыз эчендәге тешләрдә кариес һәм аңкауда авырулар барлыкка китерү өчен җирлек булып тора. Кызганычка каршы, тешләрдәге бактерия катламын тулысынча бетереп булмый.

-Тешләрне чистартып торсаң да ул катлам бетмиме?

-Тешләрне чистарткач, 2 сәгатьтән соң яңадан тешләрдә бактерияләр катламы барлыкка килә башлый. Шуңа күрә тешләрне чиста тоту бик тә әһәмиятле.

-Ә ничек?

-Иртән ашаганнан соң щетка һәм теш пастасы белән тешләрне чистартырга һәм кичен йоклар алдыннан шулай ук тешләрне әйбәт итеп, җентекләп төрле яклап 3 минут чистартырга кирәк. Бер генә теш тә чистартылмыйча калырга тиеш түгел.

-Теш арасына кыслыган ризыкны ничек алырга?

-Аптекаларда теш арасын чистарту өчен махсус теш җепләре сатыла. Файдаланырга кирәк.

-Авызда бит әле тел дә бар. Аны чистартырга кирәкме?

-Авыздагы телне чистарту да әһәмиятле. Телне тешләрне чистартканда щетка яки тел чистарту җайланмасы белән ышкып чистартырга кирәк. Шулай ук тешләр сакланышы көнгә ничә тапкыр ашау санына да бәйле.

-Бу кызыклы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-Көнгә биш тапкыр туклану әһәмиятле. Өч апкыр ныклап ашарга һәм шул ашау арасында (мәсәлән, көндез сәгать 10да һәм сәгать 3тә) ике тапкыр җиңелчә генә капкалап алсаң яхшы.

-Ә менә ул җиңелчә генә капкалап алуга нинди ризыклар зыянлы?

-Соклар, газлы эчемлекләр, баллы конфетлар, пирожныйлар, печеньелар тешләр өчен бигрәк тә зыянлы. Ашаган саен авызны чайкарга яки теш пастасы белән чистартырга кирәк.

-Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса?

-Ул вакытта шикәрсез жевачканы 5-10 минут чәйнәргә киңәш ителә. Бу вакытта авызда селәгәй күпләп бүленеп чыга һәм авыз эчендәге кислота тизрәк нейтральләшә.

-Туклану турында да киңәшләрегезне бирсәгез иде.

-Тешләр өчен кишер кимерү кебек каты ризыклар файдалы. Өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, сөтле, итле ризыклар, эремчек, чикләвекләр өстенлек итсен. Һәм инде теш табибына-стоматологка күренеп торырга кирәк.

-Ә нинди теш пасталарын кулланырга?

-Составында фтор булган теш пасталарын кулланырга киңәш итәм. Зурлар өчен теш пастасында 500-1500ppm фтор һәм ризыкка да фторлы тоз (250-350 мг/кг) куллансаң яхшы. Бу таләпләрне үтәсәң, кариес барлыкка килү 25 процентка кимиячәк.

-Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X