erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Техниканың әзерлеге – иминлек нигезе: “Кырлай” ширкәтендә техник карау узды

“Кырлай” ширкәтендә язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы техникасына еллык техник карау узды

6 апрельдә Арча районының “Кырлай” агрофирмасында еллык техник карау үткәрелде. Әлеге чара язгы кыр эшләре башланыр алдыннан техниканың әзерлек дәрәҗәсен бәяләү һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү максатыннан оештырылды.

Билгеләнгән график нигезендә узган тикшерүдә барлыгы 42 берәмлек үзйөрешле машина һәм прицеп катнашты. Белгечләр тарафыннан һәр техника җентекләп каралып, аларның төзеклеге һәм гамәлдәге таләпләргә туры килүе тикшерелде. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән барлык техника да тиешле нормаларга җавап бирә дип табылды, һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Бу хакта безгә Арча муниципаль районы буенча Гостехнадзор бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

“Чара барышында механизаторлар һәм җаваплы вазыйфаи затларга хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәте таләпләрен саклау, шулай ук язгы кыр эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аңлатылды”, – дип билгеләп үтте ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев