Тиешсез урында юл аркылып чыгучы җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак
Районда да бу көннәрдә рейдлар үткәреләчәк
– 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр республикада “Җәяүле” дигән профилактик чара барачак, – диде Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе имтихан алу бүлеге начальнигы полиция капитаны Илфат Шиһабиев. – Районда да бу көннәрдә рейдлар үткәреләчәк. Җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт белән идарә итүчеләр дә, тиешсез урында юл аркылып чыгучы җәяүлеләр дә, шулай ук караңгы вакытта юл кырыеннан барган җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементлары булу-булмавы да игътибар үзәгенә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев