Тикшерү нәтиҗәләре буенча Пошалым елгасына аккан суда зарарлы матдәләр булуы ачыкланды
Югары Пошалымнан газета укучыбыз, танылган блогер, гармунчы, җырчы Рөстәм Зыятдинов редакциягә шалтыратып, пычрак су агып төшеп, Пошалым елгасын пычратуы турында хәбәр иткән иде.
Ул аны хәтта экологик катастрофа дип атады. Бу хәбәрнең дөреслеген тикшерү өчен без Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Арча территориаль органының беренче разрядлы белгечләре Гөлинә Мөхәммәтшина һәм Фәнил Садиков белән урынга бардык. “Өске якта ферма. Елгага язгы су белән терлекчелек калдык-лары агып төшә. Карагыз менә – кислота бит бу. Күбекләнеп тора. Җирне ашап юл кырыена килеп җитте. Иң кызганычы, елгага ага, аны пычрата. Берәр чара күрергә кирәктер бит инде”, – диде Рөстәм ул чакта үзенең борчылуын белдереп.
Экологлар аның аңлатмасын тыңлады, үз фикерләрен җиткерде һәм елгага агып төшкән суның чыннан да терлекчелек калдыгымы, юкмы икәнлеген раслау өчен лабораториядә тикшереп карарга суын алды.
Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Арча территориаль органының экологик күзәтүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галиева белән аралаштык.
– Су өч урыннан алынды – елгага агып төшкән турыдан, 500 метрга өстәнрәк һәм 500 метрга астанрак. Министрлык лабораториясендә тикшерелде, – диде ул. – Аммоний ионы нормадан артыграк булып чыкты. Монда инде пычрак суларның фермадан да, басудан да агып төшүе аңлашыла. Нитрит (пычрану чыганагы – басулардагы ашламалар, терлекчелек эшчәнлеге калдыклары) шулай ук нормадан югары.
– Елга суын пычратуда гаеплеләргә берәр чара күрелдеме?
– Хуҗалык җитәкчесенә кисәтү ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев