Әтисенә бүләк ясыйм дип сабый һәлак булган
Табиблар сабыйны коткарып кала алмый
Новочеркасскида 4 яшьлек бала әтисенә 23 февральгә бүләк әзерләгәндә ялгыш канцелярия кадагын капкан һәм ул бронхларына эләккән.Сабый балалар бакчасында бәйрәмгә открытка ясаган булган, аны стенага беркетергә дип урындыкка баскан. Урындыкка тотынып менәргә кулы буш булсын өчен, канцелярия кадагын авызына капкан. Менеп басканда, ялгыш кына йотып та җибәргән. Бала шунда ук тончыга башлый, хастаханәгә барганда исә аңын югалта һәм клиник үлем кичерә. Табиблар сабыйны коткарып кала алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев