Әтисенең ике бертуганы табылган
Редакциядә телефон чылтырады.
“Газетагызда хәбәрсез югалганнарның исемлеген бас-тырып киләсез, шул уңайдан сезгә шалтыратуым, – диде бер ир кеше. – Мин үзем Печмәнтау авылында туып-үстем. Нәфыйк Хәйретдинов булам. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Минем әтинең сугышта хәбәрсез югалган бертуган энеләре Хәбир белән Сәләхетдин Хәйретдиновлар табылган. Бу турыда сезнең газетагыз хәбәр итте”.
Әлеге хәбәр газетабызда 11 февраль санында “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге”ндә басылды. 1911 елда туган Хәбир Хәйретдинов 1942 елның беренче аенда Мәскәү өлкәсе Волоколамский районында һәлак булган. Ә аның 1917 елда туган абыйсы Сәләхетдин Хәйретдиновның гомере 1942 елның февралендә Брянск өлкәсендә өзелгән.
– Икесенең дә гомере сугыш башланып, күпме генә торгач өзелгән.., – дип борчылып әйтеп куйды әңгәмәдәшебез.
Хәбир Хәйретдинов Мәскәү өчен иң хәлиткеч сугышта Волоколамск юнәлешендәге каты бәрелештә катнашкан. 2010 елда Президент боерыгы белән Волоколамск шәһәренә “Хәрби дан шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде. Хәбирнең гомере әнә шул каты сугышларда өзелгән...
Сәләхетдин Хәйретдинов Брянск өлкәсендә шулай ук иң хәлиткеч сугышларда булган. 1941 елның 22 июнендә сугыш башланса, 1941 елның августында фашистлар Брянск өлкәсенә бәреп керәләр. Октябрьдә Брянск өлкәсенең барлык территориясе камап алына. 1943 елның сентябрендә генә өлкә фашистлардан азат ителә. Шушы ике ел эчендә 130 меңләп кеше юк ителә, 163 мең кеше Германиягә озатыла, аларның күбесе концлагерьларда әрәм була. Сәләхетдин Брянск өлкәсендәге каты бәрелешләрдә һәлак булган.
– Казанда яшәсәк тә, туган авылга кайтып торабыз. Әтинең бертуган энекәшләренең кайда һәлак булганын Печмәнтау авылында төп йортта яшәүче олы абыйның улы Вәзыйх Минһаҗев әйтте. Безнең әтиләр дүрт ир бала булган – дүртесе дә сугыштан кайтмаган. Минем әти Минһаҗетдин, аның абыйсы Нәҗметдин дә сугышта хәбәрсез югалган. Әбиебез Майсәрвәр – сугышта дүрт баласын югалткан ана йөрәге ничек түзгәндер?! Әтиләр алтау булган. Ике кыз да булган әле. Әниләре Майсәрвәр, әтиләре Хәйретдин. Әлегә әтинең дә кайда үлгәне, абыйсы Нәҗметдиннең дә кайда вафат булганы билгеле түгел. Әтине эзләтеп карадым – әлегә нәтиҗә юк. Әтисез үсүләре бик авыр булды. Без дүрт бала, бишенчесе әнинең авыру әнисе. Әни ничек түзгәндер?!
Кызганыч, сугышта әрәм булган дүрт ир туганның фотолары юк икән. Адәм баласы нинди генә авырлыклар кичермәгән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев