erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен контрольдә тотыгыз.

Үзегезнең тынычлыгыгыз өчен йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз хәлгә китерергә киңәш итәбез.
 Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, аларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге булсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белсен. 
Балаларга ут белән шаяруның куркынычлыгы турында ешрак исләренә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмас-ка, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын  карауны  беркайчан да йөкләмәгез. 
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта  01, 101,  112 номерлары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Адель Шакирҗанов,
 Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев