erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Төенчек тарихы чишелде!

Үткән еллар, хәтер, булган вакыйгалар – ул тарих.

Төенчек тарихы чишелде!

Кичә булган вакыйгалар агышы бүгенге көн өчен тарих санала. Үткән еллар, хәтер, булган вакыйгалар – ул тарих. Менә шул тарих кайвакыт ниндидер төенчекләрдә, кеше кулы тими торган урыннарда, я булмаса авыл кешесенең өй чормасында саклана. Материал туплаганда шундый бер төенчекнең тарихы чишелде. Ул – авылыбыз мулласы Маулит Җиһаншин гаиләсендәге тарих. Нинди тарих, анда ниләр яшеренгән? Болар турында бераз соңрак...

Былтырдан бирле “Арча энциклопедиясе” өчен районда мәгълүматлар туплана. Бу эштә мин дә катнашам. Авылыбызда туып-үскән, намуслы хезмәтләре өчен дәрәҗәле исемнәр алган, Бөек Ватан сугышында, Әфганстан, Чечня, махсус хәрби операцияләрдә катнашкан чорларында икешәр орден алучылар, күпбалалы аналар һәм куелган күп кенә критерияләргә туры килгән кешеләр турында мәгълүматлар җыям, аларны тиешле стандартларга куеп, Энциклопедия институтының җаваплы хезмәткәрләренә юллыйм. Ул турыда интернет аша авыл группасында һәм башка интернет челтәрләрендә авылдашларга берничә мәртәбә аңлатма бирдем. Бу эшкә кайберәүләр ирен чите белән генә елмаеп карасалар, икенчеләре бик актив рәвештә үзләре яки әти-әнисе турында мәгълүматларын бирергә тырыштылар. Энциклопедиягә керергә хаклы дип саналганнарның документлары кирәк, чөнки шуларга нигезләнеп мәгълүмат языла.

Авылыбызда күпбалалы аналар аз түгел. Шундыйларның берсе – Җиһаншина Сәгыйдә апа. Ул - ун бала тапкан ана. Кызганыч, бер баласы кече яшьтә вафат булган. Тугыз баланы ире Мөбәрәк абый белән тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан. Сәгыйдә апаның вафат булганына да күп еллар үткән. Улы, авылыбыз мулласы Маулит абый, әнисенең документларын барларга тотынгач, аларның апасы Люциядә булуын исенә төшерә һәм ул апасына документларны кайтарырга куша. Ә апасы, ике дә уйламыйча, әнисе документларын төенчеккә ничек төреп биргән, шул килеш авылга алып кайта. Ә анда? Анда никадәр хатлар сакланган! Кем хатлары дисезме? Сәгыйдә апаның абыйсы Нигамәт Сибагатулинның фронттан язган өчпочмаклы хатлары... Хатларның күбесе 1943, 1944 елларда язылган. Ә берсе 1940 елда язылган, чөнки хат ахырына 5 май 40 дип язылган. Нигамәт абыйның кызы Диләрә апа әле исән-сау, авылыбызда яши. Аның сөйләгәнен хәтерлим: “Әти 1939 елда фин сугышына алынган. 1940 елда гына кайткан һәм озак та тормаган Бөек Ватан сугышы башланып, ул фронтка алынган. Хәтта минем дөньяга килүемне әти әни хатка язып салгач кына белгән. Кызганыч, мин әтине әни сөйләгәннән генә беләм шул...”. Хатлар гарәп, латин, кириллица графикасында язылган. Нигамәт абый рус телен бик яхшы белгән дигән нәтиҗәгә дә килдем, чөнки берничә хаты рус телендә язылган. Аның язуы шулхәтле матур, тигез, аңлаешлы, бернинди хатасыз. Туганы Сәгыйдәнең ире Мөбәрәк исеменә юлланган хатлары да бар. Күршесе Мөхәммәтгалиева Даниягә язган хаты рус телендә. Хатта: “Привет от вашего соседа Нигамата. Здравствуй, моя многоуважаемая соседка Мухамматгалиева Дания. Передаю вам свой горячий привет от всего своего большего сердца и желаю хороших успехов в вашей дальнейшей жизни. Я в настоящее время пока жив, здоров и совершенно не вредим, чего и вам желаю в вашей дальнейшей жизни. Письмо ваше я получил, за которое сердечно блогадарю. Дания, опиши, где ты сейчас работаешь, на какой работе? Получаешь ли письма от своего сына, если получаешь, то напиши мне его адрес. А пока что досвидания, жму руки и желаю хороших успехов в вашей дальнейшей жизни. Жду ответа. 19/II-44г.», - дип язылган. Хатның кәгазенә игътибар иттем: хәрбиләр өчен махсус хат язу кәгазьләре таратылган. Кәгазьнең бер ягы хат язу өчен, икенче ягының ярты ягында рәсем яки язу, бер өлешендә адрес язылган. Печать, цензура тамгасы да куелган. Билгеле, бөтен хатлар да махсус кәгазьдә түгел, гади, шакмаклы дәфтәр бите, нота кәгазенә дә язылган. Кайберләренә хат авторы шакмаклап үзе конверт ясаган, нәрсә беләндер аны ябыштырган, кайберләре өчпочмаклы итеп бөкләнгән. Яңадан бер хатның бераз аңлатмасын хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин ярдәмендә белә алдым. “Сагынычлы сәлам хаты. Безнең армия сафында яшәүче улың Нигамәттән газиз анама бик сагынып күп сәлам язып калам. Туганым Сәгыйдәгә бик сагынып күп сәлам язып калам. Һәм дә якын күргән иптәшем Габидәгә бик сагынып, бик сагынып күп сәлам язып калам. Һәм дә Нәсимәгә бик сагынып күп сәлам язып калам...”, - дип язылган хатта. Билгеле, солдатларның һәр хаты тикшерү аша узган, конверт тышына “проверено цензурой” диелгән печать тә сугылган. Бу хатларны Маулит абый белән һәрберсен дикъкать белән карап чыктык. Хәтта Нигамәт абыйның һәлак булырына биш көн кала язган хаты да бар: хат языла 1944 елның 19 нчы февралендә, ә Нигамәт абый 24 нче февральдә батырларча һәлак була. Аның һәлак булуы хакында Хараськин фамилияле солдат хәбәр хаты юллый. Маулит абый, ике дә уйламыйча, хатларны музей фондына тапшырды. Билгеле, төенчектә хатлар гына түгел, Сәгыйдә апайның, күпбала анасы буларак, орден-медальләре, башка төрле язулары, өлешчә чулпы-алкалары да бар иде.

“Төенчек тарихы”н музей кысаларында гына саклап калдырасым килмәде. 2026 ел республикабызда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, Сикертән мәктәбе коллективы белән берлектә, Нигамәт Сибагатуллинның кызын, ТАССРның атказанган терлекчесе Диләрә апа Әхмәдуллинаны, хатларны музей фондына тапшыручы Гөберчәк авылы мулласы Маулит абый Җиһаншинны мәктәпкә кунакка чакырып, укучылар өчен “Батыр даны мәңге яшәр!” диеп исемләнгән кичә оештырдык. Чара кысаларында Маулит абый хатларның табылу серләре турында сөйләде, ә Диләрә апа үзенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштыргач, әтисе белән бәйле хатирәләрне искә алды. Нигамәт абыйның хатлары укылды һәм аларның берничәсенең күчермәсе Диләрә апага тапшырылды. Укучылар да кунакларыбызны буш итмәделәр, патриотик рухтагы җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр, “Катюша” биюе белән сокландырдылар.

Менә шулай, җәмәгать, 82 ел үткәч тә тарих битләре ачыла. Ә бу ачылышка “Арча энциклопедиясе”нә материал туплау ярдәм итте. Сезнең чормаларда, читкә алып куйган төенчекләрегездә нинди тарих саклана икән? Кызык өчен генә булса да карагыз әле, бәлки, тагы да үзенчәлеклерәк тарих сездә саклана торгандыр!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре