erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тормыш көчле булырга өйрәтте

Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.

Йолдыз күп авырлыклар күргән. Көмәнле килеш кыйналып яшәгән. Кайнанасы кимсеткән. Әмма барын да җиңеп чыккан. Үз бизнесын булдырган.

Бүген Йолдыз Җәләеваның Арчада зур булмаса да үз челтәрләр салоны, Теләчедә кибете бар. Туган көннәре белән котлап, бушка тәрәзә пәрдәләре тегеп биреп, өлкәннәрне сөендерә. Аларның тормыш юлларын, интернет челтәрләрендә бастырып чыгара.

Әмма... Бу яшь, чибәр, мөлаем ханымның йөрәгендә күз ачкысыз кышкы бураннар, бөтереп алып кереп китәрлек өермәләр уйный. Юк, үткәннәрен авырдан искә алса да, зарланмый ул. Вакыты-вакыты белән хәтта язмышына рәхмәтен белдерә. Чөнки шулар аны көчле булырга, кар-бураннарны ерып алга атларга өйрәткән.

Әти “малае”

Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Йолдыз. Әтисе гомере буе техника йөрткән (комбайн, трактор, янгын сүндерү машинасы) әнисе фермада сыер сауган һәм бозаулар караган. “Бай яшәмәдек, әмма безнең әтинең күңеле бай иде”, – ди ул, әтисен искә алып. Бу мизгелдә аның күзләре моңсу булса да, йөзләрендә нур балкыды. Елмаеп, сораулы караш белән кашларымны күтәрдем. Шунда ук мине аңлап алды яшь ханым.

– Без гаиләдә өч кыз идек. Әти миңа 12 яшь чагында вафат булды. Әти малае идем мин. Әйе, әйе, нәкъ тә малае. Ялгыш әйтмәдем. Чөнки кечкенәдән аның янында үстем. Чалбарны салмадым, трактор астыннан чыкмадым, әтигә булыштым, аның белән утын кистем. Бервакыт бер багучы да әнигә: “Синең бер улың, ике кызың бар икән”, – дигән. Мине малай итеп күргән. Әни ирләр кебек чалбар гына киеп йөрүемне яратмады инде. Әти белән гел бергә булдык без. Шуңа үлемен дә бик авыр кичердем. Гомер буе шул авырлык озата да барды. Кияүгә чыкканда да, иремнең мәгънәсезлегендә дә әтисезлекне сиздем, – диде Йолдыз. – Әнинең  туган авылы Кәчегә күчеп килеп яши башлаган идек без. Тормышлар да рәтләнеп китте. Чөнки талоннар бирә башладылар. Хезмәт хакы алып булмый торган замана иде ул.

Байлыгым – ике балам

“Мин бик тыныч булганмын. Өйдә дә, балалар бакчасында да. Мәктәптә бишенче сыйныфка кадәр гел бишкә генә укыдым. Әти үлеменнән соң гына билгеләрем төшә башлады. Математика, физика, химия һәм сызым дәресләрен яхшы  үзләштердем. Контроль эш вакытында төрле яктан эшләп бирүемне сорап кәгазьләр оча башлый иде. Мин бит шундый кеше, башта кешегә ярдәм итәргә кирәк, аларныкын эшлим дә, үземнекенә вакыт җитми кала. Гомер буе беренче урынга кешеләргә ярдәм итүне куйдым. Рус телен яратмадым да, белмәдем дә. Хәзер дә клиентлар белән аралашып кына өйрәндем. Чип-чиста татар баласы мин,  – ди Йолдыз. – Син бу дөнья кешесе түгел, диләр миңа. Килешәм. Чөнки минем уйларым да, фикерләрем дә элеккечә. Хәзерге заман артыннан куа алмыйм. Яшьтәшләремә караганда өлкәннәр белән аралашуны кулай күрәм. Аларга ярдәм итүдән үземә ямь табам. Хәзер бушка бирү юк, дип гаепли аңларга теләмәгәннәр. Әмма мин байлык артыннан кумыйм, минем байлыгым – ике балам. Менә шундый кеше инде мин”.

Төштә күрдем...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтисе вафат булган көнне бүгенгедәй хәтерли ул. “Бер ягым бар, нәрсә буласы күз алдыма килә минем. Я төш күрәм. Ике атна алдан әтинең үләсен белдем. Дөрес, үлә дип түгел. Математика фәненнән, саннар чишеп, рәсем ясап утырганда әти үлсә, ни була, дигән уй баш миен сызып үтте. Нәкъ ике атнадан...”.

– Татарча сериал карарга дип Гөлгенә апаларның өйләренә кереп киткән идем. Телефон шалтырады. Әнигә өйгә төшәргә кушып, күрше әби шалтыратты. Әни китте, мин калдым. Шунда колагыма: “Әтиең үлгән, өеңә төш”, – дигән тавыш ишетелде. Бүлмәләрне эзләп чыктым, бер кеше юк. Чыгып йөгердем. Өйгә кайтып җиткәндә халык җыелган иде. Ул мизгелдә елый алмадым. Бер атнадан соң гына күз яшьләре иреккә чыкты. Әти яныннан көчкә алып киттеләр, – диде Йолдыз. – Туган авылына күмдек. Үзебез дә кире шунда кайттык. Көн дә зиратка бардым. Ярамый, дигәч кенә туктадым.

Тугызынчы сыйныфтан соң кыз Арчага укырга килә. Технологияне ярата ул, шуның буенча укытырга тели. Тик педагогика көллиятендә урын булмый. Мәктәпкә кире кайтасы килми. Арчадагы 120нче һөнәри училищега керә. Һәм бүгенгә кадәр бу адымы өчен ялгышып та үкенгәнен хәтерләми. Раилә исемле Мөндеш кызы белән (ул мәрхүмә инде) ярышып, гел бишкә генә укыйлар. Остазы Зөлхия Нурмөхәммәт кызы аның өчен киңәшчесе дә, сердәшчесе дә була. Икенче әнисенә әверелә. Училищены кызыл дипломга тәмамлый. Казандагы җиңел промышленность техникумына имтихансыз алалар Раилә белән икесен. Тик... тәмамлый алмыйлар, Йолдыз кияүгә чыга,  ире укырга рөхсәт итми. Раилә вафат була.

 Белгән булсам...

– Бервакыт дус кызым белән әбиләренә кунакка кайттык. Тукталышта автобус көтә идек. Аннан бер машина үтеп китте дә, кире борылып килеп туктады. Әтнә егетләре иде. Юл буе дус кызым шофер егет янында утырганы белән сөйләшеп кайтты. Мин һәм шофер бер сүз сөйләшмәдек. Арчага кайтканда безнең өй аша узган идек. Мин өйгә кереп киемнәремне алып чыккан арада, дус кызымнан телефон номерымны алган. Шалтыратты. Танышып киттек. Өч ел йөрдек. Никах белән яши башладык. Ул чакта миңа 19 яшь иде, – диде Йолдыз. – Очрашканда бик яхшы кебек иде. Аннан... Белгән булсам... Беренче тапкыр ул мине урамда күрше бабае белән исәнләшкән өчен кыйнады. Ике көн эшләп, ике көн ял итә иде ул. Кайнанам милиция бүлегендә идән юа иде. Аңа булышырга барам. Кайткач тагын кыен алам. Кем белән исәнләштең тагын, диеп. Көнчелеге күзләрен томалый. Минем корсаклы икәнлегем турында да оныта. Аның өстенә кайнана каһәрли. “Корсагың зур, чыннан да шуның кадәр айлыкмы соң бу?” – ди. Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты. Аллага шөкер, сау-сәламәт. Ә үз сеңлесенең баласы инвалид булып туган. Юк, сөенеп әйтмим, баланың гаебе юк, Аллаһы Тәгаләм, ник аңа тидең, дип еладым. Ә бервакыт, бәйләнергә сәбәп таба алмагач, ишегалдындагы чәчәкләрне йолкып алып күршеләр бакчасына ыргытты. Чәчәкләр минем нечкә җирем, аларны күз карасы кебек тәрбияләвемне белә бит ул. Циннияләр иде. Хәзер ул чәчәкне утыртканым юк. Гел мунчада сүз башлый иде ул. Аптырагач, мунчага беренче булып кереп, үз-үземне табак белән кыйный (чөнки ул миңа тимер табак белән суга иде) башладым. Андый чакта, тиле тәре син, дип дәшми иде. Ә беренче тапкыр бала тапканнан соң үзем кара-каршы сугыштым. Элек корсакны саклый идем. Бала минеке түгел, миңа охшамаган, диюе йөрәкне сызып үтте. Башта син сугыша да беләсеңмени, дип аптырады, аннан яңадан дөмбәсләде. Балага бер ай вакытта Чулпан апам егете белән бәби ашы китерәм, дип шалтыратты. “Егете кермәсен”, – диде ирем. Апага яздым. Кермәде. Ирем әниләренә төшеп китте. “Кыйныймы? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я бөтен туганнарга әйтәм, килмәсеннәр”, – диде апам. Утырып еладым. Ирем кайткач, гадәттәгечә, егете өйгә кермәде, дип антлар иттерде. Китәм синнән, дидем. Ышанмады. Әнисенә шалтыраттым. Менде дә: “Кемгә кирәк ул бала белән. Әйдә, улым, бездә кун бүген, иртәгә тынычлана ул,” – дип өйләренә алып төшеп китте. Төнлә Вәсилә апам белән җизнәм, машиналарына ни сыйса шуны тутырып, мине алып кайтып киттеләр. Эт баласы бар иде, монда ачтан үләчәк ул, дип аны да алды Вәсилә апам. Эт баласын калдыр, диде ир заты, киттем дип шалтыратканда. Бала аны бөтенләй кызыксындырмады. Соңыннан берничә тапкыр кайт, дип килде. Кайтмадым. Баланың бер яшенә әни бирде, дип 200 сум акча алып килде. Кире үзенә тоттырдым. Шул акчасына бер арзанлы күлмәк тотып килсә, бәясе күренмәс иде, ичмасам. Тагын көнчелеген күрсәтте. Бала янына кертмәдем. Шунда араны бөтенләйгә өздем. Кешеләрдән өйләнгәне, баласы юклыгы турында ишеттем.

Беренче чәчәкләр

Йолдыз үзе дә кияүгә чыга. Хәзерге ире – беренче балачак мәхәббәте. 13 яшендә Зур Бирәзәгә туганнарына булышырга бара кыз. Шунда Искәндәр исемле зур күзле, кара чәчле үзеннән бер яшькә өлкәнрәк малайны очрата. Кыз китәсе көнне егет велосипедына утырып килеп җитә. Адреслар алышалар. Бераздан егеттән хат килеп төшә. Йолдыз җавап яза, тик почтага барып аны бирергә ояла. Аралары өзелә. Кияүдән аерылгач, баласына яшьтә ике ай вакыт, шалтырата аңа Искәндәр. Онытмавын әйтә. Аралашып китәләр. Аннан роза чәчәкләре тотып килә. “Миңа беренче чәчәк бүләк итүче дә ул, – ди Йолдыз. – Кызымны да үзенеке кебек яратты. Минем Искәндәр әтием бар, башка әти кирәкми, диде кызым үзенең чын әтисе турында белгәч тә. Хәзер уртак улыбызга тугыз яшь. Наласада яшибез. Арчада фатир сатып алдык. Ирем алтын куллы кеше. Бөтен эшне үзе башкара. Фатир әзер булгач, Арчага күчәргә уйлыйбыз”.

Акмаса да тама

24 яшендә үз эшен ача Йолдыз. Биш төрле челтәр белән. Хәзер нинди башларым белән тотындым икән, дип үзе дә аптырый. Тәвәккәл таш яра, дип юкка гына әйтмиләр. Акрынлап, дөрес зур тырышлык белән, югарыга үрмәли. “Акча акмаса да тама. Әмма минем максат баю түгел, кешеләргә яхшы булсын, дип тырышам. Үземдә булмаса, клиентларымны башка салоннарга җибәрәм. Конкуренция дигән әйберне аңлый алмадым мин. Авыр операцияләр кичердем. Кредитка акча алып. Шуны түлим. Авариягә эләгеп үлемнән калдым. Иске генә “Калина” машинам бар. Шунда йөрим. Җырлыйм. Сәләтең бар, диләр. Тик оялам. Беренче тапкыр сәхнәгә утыз яшемдә чыктым.  Бер начар ягым бар – түзәм, түзәм дә, шартлыйм. Туры сүзлемен, каты итеп әйтәм. Хаклы булсам гына. Юк икән, гафу үтенә беләм. Әмма хәзер үземне рәнҗетергә ирек бирмим. Тормыш сынаулары мине көчле булырга өйрәтте.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре