Тормыш әнә шулай бара...
Ни еларга, ни көләргә...
Берәү безгә көлеп шалтырата. "Тәмам башлар бу коронавирус, куар-кодлар белән аңгыраеп бетте, -- дип сөйләп китте бу. -- Ирем кухняда өстәл янына килеп утырды, мин коридорда. Ал әле бу өстәлдән куар-кодларны, ди бу. Мин аптырап, нинди куар-кодларны, дип сорыйм. Ирем: "Куар-код димим, отходларны ал, дим", -- ди көлеп. Рәхәтләнеп көлештек. Өстәлгә җепләрне чыгарып, алсу төстәгесен эзләгән идем. Бала елагач, алып куярга өлгермәдем. Менә сиңа мә, куар-код... Башта хәзер башка нәрсә юк..."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев