Тормышның ямен, тәмен белеп яши ул, безнең Шәүкәт абый!
Оптимистлар!
Тормышның ямен, тәмен белеп яши ул, безнең Шәүкәт абый!
Шәүкәт Равил улы Латыйпов Сеҗе урта мәктәбе тарихында беренче алтын медальгә тәмамлаган укучы. Яшьтән спорт белән шөгыльләнә, актив укучы була. Ботинкалы чаңгылар Сеҗедә Ленар Заһидуллин белән миндә генә иде, ди ул. Горький шәһәрендә хәрби училищеның медицина факультетын тәмамлый. 35 ел хезмәт иткән подполковник. Тормыш иптәше Диләрә Сеҗе кызы, ике егет үстерделәр, алар да хәрбиләр.
Хезмәт иткән вакытта 10 тапкыр күченергә туры килә аларга. Соңгы эш урыны Казанда була. Шул вакытта Сеҗе һәм күрше авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә.
Отставкага чыккач, Сеҗе авылында йорт салып чыктылар. Хәзер Сеҗедә яшиләр. Зур матур бакчалары бар. Ерак түгел аккан чишмәдән су кертеп, бакчасында балык күле булдырды.
Ул һәрвакыт хәрәкәттә, җәй көне велосипедта, кышын чаңгыда. 76 яшьтә. Быел ул чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннарны алды. Фәнил Гарәфиев истәлегенә “Металл” ширкәте оештырган ярышта беренче, Арча мөхтәсибе Мөрәледә уздырган чаңгы ярышында 2нче урынны алды. Афәрин!
Ул Сеҗе мәчетендә имамның халык белән эшләү һәм оештыру эшләре буенча урынбасары. Авылдашларның дингә тартылуы, зиратлардагы тәртип, барысы өчен борчылып йөри ул.
Ул Сеҗенең абруйлы, ихтирамга лаеклы аксакалы.
Исламгали Минһаҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев