Торналар төшкән җирдә
Атаклы язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев турында.
Входящие
Торналар төшкән җирдәҮзе исән вакытта ук Мөхәммәт ага Мәһдиев туган авылында тарихи музей оештыру теләге белән хыяллана. Анда ул авылының тарихи үткәне, сихри табигате һәм ниһаять, үзенең искиткеч әсәрләре белән яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тели. Кызганыч, язучының ул вакыттагы теләге тормышка ашмый кала... Язучы вафатыннан соң махсус музей өчен бина төзелә, 2000 нче елның 6 июлендә ул рәсми рәвештә ачылды. Музейның быел юбилее, ачылганына 25 ел тулды.
М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 1960 нчы елларның ахырларында күренә башлый. Шул елларда «Казан утлары» журналында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә аннан соң шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соңгы күләмле әсәрләрендә авыл тормышы, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгы, аның кешеләре үзәккә алып иҗат ителә. «Фронтовиклар» (1972), «Каз канатлары» (1975), “Мәңгелек яз” романнары, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятында аерым бер күренекле урын алып тора. «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
М.Мәһдиев әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына. Мөхәммәт ага, галим буларак, күптән онытылган яки иҗатлары өйрәнелмәгән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да дөньяга казып чыгарган кеше. Мәсәлән, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Фатих Кәрими, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Сәгъди. Ә Габдулла Тукайның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү аңа шагыйрь турында роман язарга тәкъдим алуга кадәр барып җитә. Ләкин ул бу эштән баш тарта. Г.Тукай белән бәйле авылыбыз тегүчеләрен Мөхәммәт абый барлый. Авылдашыбыз, “Ак тегүче”ләрнең берсе - Гатият абый Шәрәфиев белән булган әңгәмәсен “Казан утлары” журналында бастырып чыгара.
Бу урында әйтеп үтәргә кирәк: “Торналар төшкән җирдә” повесте башкорт, рус, төрек телләренә тәрҗемә итеп чыгарылды. Димәк, М.Мәһдиевнең бу әсәрен төрле милләт халкы укый ала дигән сүз.
“... Мин 1929 елның октябрь аенда туганмын...”, - дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Ачулы чак баласы” исемле язмасында. Әдипнең кабер ташына да туган елын 1929 дип уеп язганнар. Күпләребез дәреслекләрдән, интернетта язылганча, язучының туган елын 1930 ел дип беләбез. Ләкин ул туган чорда авыл советы Гөберчәктә түгел, ә Иске Масра авылында урнашкан була. Шуңа күрә үз вакытында туу турында мәгълүмат язылмый кала. Исән булса, быел аңа 96 яшь тулыр иде. Аның туган көнендә Х нчы мәртәбә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә районара Мәһдиев укулары үткәрелде.
Бүгенге көндә язучы, аның әсәрләрендәге геройлары, аларның прототиплары турында музей фондына өстәмә мәгълүматлар туплана. Моның өчен Мөхәммәт ага белән якыннан таныш булучылар, студентлары, авылдашлары белән очрашулар еш оештырыла. Язучы әсәрләрендә гәүдәләндергән күп кенә геройларның якынча прототиплары турында мин байтак мәгълүмат тупладым. Алар турында матбугатта язмаларым басылып чыкты. Мәкаләләремне туплап, өч китап бастырдым: “Мөхәммәтле Гөберчәк”, “Тарих! Син тузмыйсың, байыйсың гына”, “Кара төннәр яктысы”. 2024 елда “Безнең кавем” китабының өченче басмасында М.Мәһдиев музее һәм андагы эшчәнлек, “Россиянең әдәби музейлары” энциклопедиясенең 2 том китабында шулай ук музей турында мәкаләләрем басылды.
М.Мәһдиев музеенда бик еш кына журналистлар кунак булып китә. Аларның тырышлыгы белән язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган документаль фильмнар төшерелде. Мәсәлән: “Әдәби хәзинә”, “Бөекләр эзеннән”, “Бәхилләшү”, “М.Мәһдиев иҗатына штрихлар”. Ә “Без - 41 ел балалары”, “Кеше китә – җыры кала” әсәрләре фильм, телесериал буларак эшләнде һәм халыкка күрсәтелде. Бу фильмнарның бер өлеше язучының туган җирендә төшерелде. Шул чорда гына да республикабызның театрларында эшләүче күп кенә артистлар музейда булып, үз фикерләре белән бүлештеләр, язмалар калдырдылар. Шуларның берсен генә әйтеп үтәсем килә. Ул – Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты, РФсенең атказанган, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов. Зөфәр ага: “Бер генә дә башкаланың затлы музейларыннан ким түгел, бик үзенчәлекле, кызыклы музей белән таныштым”, - дип язды истәлек китабына.
Музейда төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән: түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, кичәләр, мәгълүмати сәгатьләр, конкурслар. Музейга Гөберчәк авылы балалары еш йөри. Мәсәлән: Гүзәл һәм Илсаф Шәймәрдановлар, Дилә Әхмәдуллина, Назгөл Гарипова, Мәрьям Габидуллина, Шәфыйкова Лианалар. Ә музейга яратып килүче иң кечкенә авылдашыбыз – ул Раяна Шәфыйкова.
Музейдагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә куанычлы: ике мәртәбә “ТРның авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы музей хезмәткәре” (2017, 2021), “ТРның авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы музей” грантлары алынды. М.Мәһдиев музее 2014 елдан “Казан арты” тарих-этнография музееның филиалы буларак эшли. Музей фондында 1000нән артык экспонат саклана.
Язучының иҗади мирасын яраткан, кызыксынган, татар әдәбиятын сөючеләрне мин Гөберчәк авылында, М.Мәһдиев музеенда көтеп калам. Һәм сүземне якташыбыз, үзешчән шагыйрә Роза апа Шәйхетдинованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Гөберчәгем - җир җәннәте,
Шифалы искән җиле.
Килегез, күреп китәрсез,
Торналар төшкән җирне.
Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев