erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Товар билгеләре һәм патентлар саны үскән

735 килешү теркәлгән

2025 елда республикада товар билгеләре һәм патент хокукы объектлары буенча теркәлгән килешүләр саны сизелерлек арткан. Бу күрсәткеч Татарстанда инновацион эшчәнлекнең активлашуын һәм интеллектуаль милекне саклау системасының нәтиҗәлелеген раслый.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2025 елда Татарстанда патент хокукы объектларына кагылышлы 101, ә товар билгеләре буенча 735 килешү теркәлгән.

Роспатент мәгълүматлары буенча, 2024 елда республика халкы уйлап табуга 701 патент алган. Бу күрсәткеч алдагы елга караганда 24 берәмлеккә, яки 3,5 процентка югарырак. Әлеге уңай динамика Татарстанның фәнни-техник потенциалының тотрыклы үсешен һәм бизнес-секторның интеллектуаль милеккә кызыгуы арта баруын күрсәтә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Чыганак: "Әлмәт информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре