erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Товарны кире тапшырырга уйладыгызмы? Белгеч киңәше

Әле илдә пандемия башланганчы ук кибетләрдән үземә килешле күлмәк эзләп йөрдем һәм ниһаять таптым. Әлбәттә, мин аны кибетнең махсус киенү бүлмәсендә киеп карадым да, үземә килешүенә инанып, алырга уйладым.

Тик өйгә кайтып, тагын бер киеп, көзгедәге чагылышымны күргәч, күлмәкнең килешеп бетмәвен ачыкладым. Өстәвенә, якыннарым да шул фикердә булып чыкты.

Иртәрәк барырга җай чыкмаганга, күлмәкне ике көн узгач кына кире тапшырырга киттем. Сатучы, товарны кире китерүемә шат булмавын сиздереп, товарны алмаштырып кына булачагын әйтте. “Нигә шул ук көнне килмәдең?” дип шелтәсен дә белдерергә “онытмады”. Закон буенча товарны 14 көн эчендә алмаштырып булачагын төгәл белсәм дә, кире кайтару мөмкинлегенә шигем бар иде, шуңа күрә сатучыга дәлилләп бирә алмадым. Шулай да, товарны алып калып, акчамны кире кайтардылар.

Хатын-кызлар белән шуңа охшаш хәлләр еш булып тора. Җитмәсә, җәй, матур киемнәр киясе килү чорында. Минем кебек законны белмәүчеләр күптер, андый очракта нишләргә кирәк икән дип, беркөн ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттем. Белгеч киңәше белән сез дә танышыгыз, хөрмәтле укучылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1992 елның 7 февралендә гамәлгә кергән 2300-1 номерлы “Кулланучы хокукын яклау” (25нче маддә), шулай ук РФ Гражданнар кодексы (502нче маддә) законы буенча, товарны сатып алган көнне кертмичә, 14 көн эчендә алмаштырып яки кире кайтарып була. Ләкин бу очракта әйбер кулланылган булырга тиеш түгел, товар рәвеше, кассадан яки товар өчен бирелгән чек сакланган, ярлык урынында булырга тиеш. Тагын шунысы мөһим: илдә кире кайтару һәм алмаштыруга керми торган аерым төр товарлар бар, син кайтарасы товар әнә шул исемлектә булмаса гына алмаштыру яки кире кайтару мөмкин була. Әлеге төр товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварында чыккан 55 номерлы карарында китерелә. Товарны алмаштырганда яки кире тапшырганда кайбер шартларны исәпкә алу мөһим: товарны нәкъ шундый ук икенче әйбергә алмаштырырга мөмкин, әйтик, күлмәк икән, күлмәккә. Сатып алынган кием формасы, зурлыгы, фасоны, төсе, размеры яки комплектациясе белән дә сатып алучыга ярамаска мөмкин. Әгәр сатып алучы товарны алмаштыру турындагы таләбенә сәбәбен “ошамады” дип күрсәтсә, сатучының товарны алмаштырмаска хокукы бар. Таләп язганда сәбәбен төгәл күрсәтергә кирәк: мәсәлән, размеры туры килмәде дип. Һәм тагын мөһим момент: акчаны кире кайтаруны шундук таләп итәргә ярамый. Башта алмаштырып карагыз. Әгәр сатучыда кирәкле товар юк икән, ул очракта инде акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Әгәр сездән акчаны кире кайтару турында гариза язарга кушканнар икән, анда мәҗбүри рәвештә товарны ни сәбәпле алмаштыра алмавыгызны күрсәтегез. Товарны кире тапшырганда сатып алучының кулында сатып алганга чек булмаган очракта да ул товарны алмаштыра һәм кире тапшыра ала. Тик бу очракта клиент товарның шул кибеттән алынганлыгын дәлилләргә тиеш. Ул чакта инде сезгә товарның кибет символикасы куелган товар ярлыгы, дисконт карта, шаһитлар күрсәтмәсе ярдәмгә килер.

Алмаштыру яки кире тапшыру вакытында югалып калмас өчен 8(84366) 3-28-93 телефон номеры аша безгә шалтыратып консультация алырга мөмкин.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X