erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрбияче булу – ул күңел таләбе

Арчада “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Яңа ел алдыннан Арчаның 2нче балалар бакчасында районыбыз балалар бакчаларында эшләүче 11 тәрбияче һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелды. Биредә “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең район этабы узды. Әлеге бәйге ел саен мәктәпкәчә белем бирүнең заманча алымнарын җәелдерү, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерү, педагогларның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында үткәрелә.

Иң башта тәрбиячеләр алдан әзерләгән презентацияләре аша үзләре белән таныштырды, тормышка, балаларга hәм сайлаган һөнәрләренә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Аннан соң алар балалар белән дәрес үткәрде. Арчаның 2нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик теләп тәрбиче апаларына ярдәмгә килде. Чит балалар бакчасы, бөтенләй башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар. Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Тик алар һәрберсе куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. “Тәрбиячеләр бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тәрбияче эшендә иң мөһиме – балаларны ярату. Сабыйлар белән эшләгәндә үзеңә дә күпмедер дәрәҗәдә бала булырга туры килә. Шул ук вакытта замана таләпләрен, югары технологияләрне дә онытырга ярамый. Әлеге бәйгедә тәрбиячеләребез үз һөнәрләренең осталары булуын күрсәтте”, – ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Алинә Иманаева.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны яулаган Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы – “Бәләкәч” балаларны үстерү үзәге тәрбиячесе Лилия Хаматуллина район данын зона этабында яклаячак. Алсинә Әһлиуллина (7нче балалар бакчасы) һәм Зилә Вафина (2нче балалар бакчасы) бәйгедә өченче урыннарны яулады.

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров тәбрикләде.

Дарья Лесенко (1 урын):

“Тәрбияче булу – ул минем күптәнге хыялым һәм күңел таләбе. Әлеге бәйгедә катнашып, мин үземнең хыялымны тормышка ашырдым. Миңа үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерүе дә кыен. Сабыйлар белән эшләү өчен иң беренче теләк булырга тиеш. Эш дәверендә алар синең “үз” балаларыңа әйләнә. Ничек яратмыйсың инде аларны?! Чын тәрбияче балалар дөньясы белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Алар үзләренә карата мөнәсәбәтне бик тиз сизеп ала. Шуңа күрә мин сабыйлар белән эшләгәндә үзара аңлау, ягымлылык, гаделлек, ярату, наз кебек сыйфатларга таянам. Балалар да миңа ышана, үзләренең серләре белән дә уртаклаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгегә мине үз белемемне үстерү, һөнәри осталыгымны арттыру, тәҗрибәм белән уртаклашу һәм башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү теләге алып килде. Үз ээшенең осталары арасында көчеңне сныап карау – ул үз белемеңне күтәрүнең иң яхшы ысулы. Син үз дөньяңда гына “кайнап” калмыйсың, ә башкаларның да эше белән танышасың. Дөрес, бәйгедә таныш булмаган балалар белән эшләү җиңел булмады, чөнки алар сине, син аларны белмисең. Тик без уртак тел таба алдык.

Бүген мин бәйгенең зона этабына әзерләнәм һәм, миңа бирелгән ышанычны аклап, районыбызга җиңү алып кайту өчен тырышачакмын”. 

Лилия Хаматуллина (2 урын):

“Мин тәрбияче булып инде 21 ел эшлим. Беренче тапкыр 3нче балалар бакчасына эшкә килгәч тә үземнең дөрес адым ясавымны аңладым. Шул көннән бирле мин балачак илендә яшим. 2011 елдан, “Бәләкәч”, балалар бакчасы ачылганнан бирле, хезмәт юлымны шунда дәвам итәм.

Без, тәрбиячеләр, сабыйлар өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә үрнәк булырга тиеш. Сабыйларның җылы карашы, әти-әниләрнең ышанычы – тәрбияче өчен иң зур бәя. Ә төрле бәйгеләр педагогик үсешкә зур йогынты ясый. “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашып, минем эшләү дәверендә тупланган тәҗрибәм белән башкалар белән дә уртаклашасым килде. Биремнәрдә мин театр эшчәнлеге буенча эш алымнарымны тәкъдим иттем. Театраль эшчәнлек аша мин сөйләм телен үстерү өстендә эшлим”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X