Тренер Газинур Юнысович укучысы Алмаз белән горурлана
Котлауларга без дә кушылабыз.
Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. "Арча"спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры Газинур Юнусович Борханов. Без Алмазның җиңүләре турында язып тордык. Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның "Йолдызлар аллеясы"на кертелде. Әле яңа гына Казанның Архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Кызыл дипломга! Менә ниләр сөйли тренеры Газинур Юнусович: "Чын күңелемнән мин җиңелмәс чемпионыбыз Алмаз Закировны котлыйм! Шулай ук шундый тырыш, максатчан, тәртипле ул үстергәннәре өчен Алмазның әти-әнисе Илфат һәм Финзилә ханымны котлыйм! Алмазны таэквон-до спорты, бергә секцияләрдә шөгыльләнү еллары егетне үз максатына ирешүчәнлеккә, туктап калмаска, җиңелмәскә өйрәтте. Алмаз, алга таба да шулай башыңны югары тотып, алга куйган матур максатларыңа ирешә бар! Бәхетле бул!". "От всей души поздравляю Закирова Алмаза, нашего непревзойденного чемпиона, Мастера Спорта России с тем, что он окончил Архитектурно-строительный университет и получил сегодня диплом с отличием!!! Поздравляю также его родителей, за огромный, неоценимый вклад в его воспитании! А это его спортивные результаты за годы нашей с ним совместной тренировочный работы. Алмаз, спорт научил тебя упорству в достижении цели, иди и дальше по жизни с высоко поднятой головой и добивайся поставленных целей! Будь счастлив!". Без Алмазның үзе белән сөйләштек. "Инде мин м12 һәм м7 трассаларында күперләр һәм тонельләр эшләүче "Волгадорстрой" предприятиесендә эшлим, - дип сөйләде ул. - Һөнәрем буенча инженер-төзүче мин". Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев