Сугыш чоры баласы Майсәрә Җәләева: «Кар эреп җир чыга башлауга олысы, кечесе өшегән бәрәңге эзләргә тотына иде...»
Урта Аты авылында туып үскән Майсәрә апа Җәләева сөйләгән истәлекләрне тыныч кына утырып тыңларлык түгел
Сугыш ветераннары гына түгел, сугыш чоры балалары да бик аз калып бара.
– Минем әти 1904, әни 1914 елгы иде, – ди ул. – Әни 16 яшендә үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә барган. Әти фин сугышына киткәндә әни бишенче балага корсаклы калган. Әти бу сугыштан исән кайта. Бик тәртипле кеше булган ул, эчмәгән, тартмаган, ветсанитар булып эшләгән. Аның әтисе Хәсән дә гыйлемле кеше (“Галим түгел, гыйлемле!“ – дип басым ясап сөйли Майсәрә апа) була.
Аз гына чигенеш ясап алыйк әле. Майсәрә апа район газетасын бик күптәннән алдыра икән. Бик игътибарлы, таләпчән укучы ул. “50 сутый урак урдым, шуның өчен 16 кило ашлык бирделәр, дип язгансыз, бирделәр хәзер, без дә урдык уракны – таякка!“ – дип шалтыраткан иде ул. Шул уңайдан очрашып сөйләшергә килешкән идек.
– Аннан, черек бәрәңге ашадык, дип язалар. Черек түгел – өшегән бәрәңге ул! Безгә дә эләкте ул, телевизордан да черек бәрәңге дип сөйлиләр, ник ялганлыйлар? Черек бәрәңгене ашап булмый! Шуларны укыйм, карыйм да, ачуым чыга. Кар эреп җир чыга башлауга олысы, кечесе өшегән бәрәңге эзләргә тотына иде. Әни юып, киптереп умач уа, күмәч пешерә.
Әнисе Бибигайшә батыр йөрәкле, бик тырыш хатын була. “Әти сугышка алына да, 1942 елда һәлак була. Бөтен тормыш авырлыгы аның җилкәсенә төшә. Авыр булса да, әни сыерны бетерми, аңа газапланма, сат, дип киңәш итүчеләр сүзенә дә колак салмый. Сыер булгач без алай ач булмадык“.
Бибигайшә көнгә 30-32 сутый урак ура. Аңа мәктәптә укучы Майсәрә дә булыша. “Әни стахановчы иде, мин дә 20-22 сутый урам. Моның өчен бернәрсә бирмәделәр, таякка эшләдек. Эшләгәнгә ел ахырында ашлык бирәләр, әмма ул да кибәк кенә. Әни ирләр белән рәттән печән чапты. Андыйлар авылда 2-3 кенә иде. Минем үземнән печән чабу булмады. Әни печән арасынннан кузгалак, ат кузгалагы җыеп кайта да, аш пешерә. Җәй буе сыер тизәгенә аз гына салам кушып, брикет ясап киптерәбез. Кыш көне мичкә ягу өчен. Бервакыт абый белән уфалла арбасы тартып камыл җыярга бардык. Тырма белән тырмап арбага төядек. Җәяүләп бригадир Каюм абый килде: “Мин сезнең арбаны бушаттырыр идем, әниегез хакына калдырам“, – диде. – Кечкенә генә өебезнең тәрәзә астындагы бүрәнәләре череп төште. Әни берүзе басудан кибәк ташып, аңа кызыл балчык кушып ишелгән өлешен төзәтеп куйды. Мичне дә үзе чыгарды. Без кечкенә генә сәкедә йоклыйбыз, аста бозау, бәрәннәр... Унөч яшьлек Сабиха апаны дуңгыз карарга куймакчылар. Ул башка урамдагы әбиләрдә 3-4 көн качып ятты. Әнине кәнсәләргә чакырып: “Дуңгыз балалары үлеп бетсә сыерыңны сатып түләрсең“, – дип куркытканнар. Апа шуннан соң барып 20 ел фермада эшләде. Арчадан вәкил килеп займга яздыра. Әни кул куймый, төнге уникегә кадәр кәнсәләрдә тоталар, кул куйгач кына кайтарып җибәрәләр“.
Майсәрә апа да мәктәпне тәмамлагач фермада эшли. “Түбән Атыда тау астында дуңгыз, сарык фермалары бар иде. Шунда йөреп эшлибез, аякта – сырган оек. Соңрак итек бирделәр“.
Майсәрә апа Арчага күчеп килгәч көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләп ялга чыга. Җылы, якты, уңайлы фатирда яши, шөкер итеп туя алмый. Улы Радик, кызы Раушания гаиләләре белән хәлен белеп, ярдәмнәрен күрсәтеп торалар.
Саубуллашканда Майсәрә апа: “Эремчек, геркулес, карабодай оныннан пешкән коймак ашаганың бармы?“ – дип сорады. Шунда ук коймак пешереп сыйларга әзер иде. Бу өлешен икенче вакытка калдырырга, дип килештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев