erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Түбәдәге карны вакытында көрәмичә зыян килсә җавап бирәсе була

Прокуратура Татарстанда түбәләр ишелү очракларын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте Татар-информ

Татарстан прокуратурасы республиканың төрле районнарында йорт һәм учреждениеләрнең түбәләре ишелү очракларыннан соң идарәче компанияләр үткәргән масштаблы тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Казанда «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе» хезмәткәрләрен җаваплылыкка җәлеп иткәннәр. Шамил Усманов, Рәхимов һәм Коломенская урамнарындагы өч күп фатирлы йортның түбәләре ишелгәннән соң, прокуратура торак фондын тиешлечә карамаган өчен административ эшләр ачкан.

Чүпрәле районында «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе ишелгәннән соң җинаять эше ачылды. Бакчаның мөдире бинаның түбәсен вакытында кардан чистартуны оештырмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Чистайда түбәсенең бер өлеше ишелгән авыл хуҗалыгы техникумының директоры вазифаларын вакытлыча башкаручыны түбәдәге бозны вакытында чистартмаган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Әтнә районында прокуратура дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесенең түбәләренә зыян килүен ачыклаган һәм җитәкчеләрдән җитешсезлекләрне бетерүне таләп иткән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/prokuratura-tatarstanda-tubalar-iselu-ocraklaryn-tikseru-natialare-turynda-xabar-itte-5919856

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре