Туган авыл сабантуена ни җитә!
Иртән көне куркытты: яңгыр явар дип. Әмма яумады! Бик рәхәт кенә булды.
Айван сабантуен авылдашлар Альмира Гатауллина һәм Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Сабантуеның нинди булуы алып баручылардан тора. Ә безнең сабантуе күңелле үтә. Рәхмәт сабантуйны алып баручыларга.
Рәхмәт сабантуен яшәтүче авылдашларга, оештыручыларга. Дөрес әйтә Альмира ханым: “Авылда сабантуе бетсә, тел бетә, авыл бетә”, – дип. Сабантуе ул авыл халкын күрештерүче бәйрәм. Сыйныфташлар, чордашлар очраша... Күрешәләр, кочаклашалар... Кемнәр исән, кемнәр юк икән...
Сыйныфташлар (1955 елгылар) Алсу Вәлиева, Гөлфия Саттарова, Фәргать Хәйретдинов, Рәфкать Җәләев, Фәрит Миңнуллин – бар да биредә. 1952 елгылар Надима апа белән Минҗифар апа да бик җылы итеп күрештеләр.Сабантуй уеннар белән күңелле барды. Үзешчәннәр җырлап торды.
Айван авылының үзе-нең үзешчән җырчылары бар. Рәдиф Исмәгыйлев дәртле җырлары белән бөтен сабантуен күтәреп җибәрә. “Афәрин, Рәдиф!”, -- дип яратып тыңлыйлар үзен. Света Хаҗиева башкаруында “Бәгърең таш булса, онытып кара” җырын тын калып, уйланып тыңладык. Бигрәк матур җырлады. Артистларың бер читтә торсын! Айван авылы элек электән үзенең җырчылары белән билгеле авыл. Кайберләре инде бу якты дөньядан китеп барды. Яшәргә дә яшәргә иде әле аларга. Сабантуйны алып баручы, гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллина арабыздан китеп барган үзешчән җырчыларны әйтеп үтте. Алар: Зөлфия Яхина, Фәния Шакирова, Зөһрә Гатауллина... Бәйрәмнәр, кичәләр, сабантуйлар алардан башка үтми иде. Сүзебез дога булып барып ирешсен.
Авылның җыр ансамбле чыгышын рәхәтләнеп тыңладык. Исән-сау булсыннар, озын-озак еллар халык алдында җырларга язсын! Авылның үзенең биюче егете дә бар. Ул – Алмаз Хәйретдинов. Афәрин, Алмаз!
Сабантуе чыгымнар сорый торган бәйрәм. Берничә җаваплы кешене билгеләп, авыл халкыннан акча җыюны оештыралар. “Сафия” ширкәте (җитәкчесе Мөдәрис Миңнуллин) шулай ук ярдәм итә. Сабантуен оештыруга ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт әйтелде. Сабантуен алып баручы Альмира Гатауллина: “Әнә шулай күмәк көч белән Айван сабантуе яши. Авыл сабантуе бетсә – тел, авыл бетә”, -- дип сөйләде.
Ә Айван сабантуеның үзенең мәйданны тотып торучы оештыручылары, төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашучылары бар. Төрле уеннарда күңелле итеп катнашучы Алсу, Мөнир Сөләймановлар, Зөлфия Яхинаны әйтмичә кала алмыйм. Зөлфия күптән түгел юл һәлакәтендә мәрхүм булды, Алсу белән Мөнир бу юлы карап кына утырдылар. Яшь бара бит. Ә менә бау белән тартышуда 60тан узган Минзәлия Сибгатуллина түзмәде, мәйданга чыкты. Бер яшь хатын белән туры килделәр. Хәйран тартыштылар. Сөбханалла, Минзәлиядә көч икән! Яшьләр туры килми, дип халык шау итте. Бик озак тартышкач кына Минзәлия дилбегәне йомшартты...
Мөкатдис Нурмөхәм-мәтов үзе бер халыкның күңелен күтәрә торган шәхес. Капчык сугышында аңа тиңнәр булмады. Сулы чиләк-көянтәләрен күтәреп, алып баручы элек яшь кызлар, киленнәр матур атлап су китергәннәр дигәч, бик боргаланып (халык рәхәтләнә көлеп), стартка киткән иде, старт бирелеп, йөгерә башлагач, сулы чиләкләре белән барып төште... халык тагын тәгәрәде көлеп... Юри егылгандыр, диделәр. Әмма чынлап егылу иде бу. Сабантуе әнә шундый мизгелләр белән күңелле.
Чүлмәк ватуда Дания Хәйретдинова шаккатырды: уен башлануга чүлмәкне ватты да! Чиратка тезелгәннәр таралырга мәҗбүр булды.
Ераклыкка гер ату, кул көрәштерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, йомыркалы кашык кабып йөгерү – уеннар күп иде. Соңыннан – татарча көрәш. Баш батыр – Айван авылыннан Рамил Әскәров.
Киләсе сабантуйларда да исән-сау күрешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев