Туган авылым минем - Кәчем
Авыллар тарихын туплау турында сөйләшү.
Бүген Арча үзәк китапханәсендә Дилә Абдуллина авыллар тарихы турында җитди сөйләшү алып барды. "Туган авылым минем - Кәчем" исеме белән Фоат Закировның "Кәче иле" китабы турында барды сөйләшү. Туган авыл турында китап ничек языла, мәгьлуматлар ничек туплана - сүз әнә шул турыда барды. Нәселенең бер ботагы Кәче авылына барып тоташкан Гөлсем ханым да Балтачтан килгән иде. Балтачтан хәйран килгәннәр иде.
Фоат әфәнде авыл кешеләре белән сөйләшеп мәгьлуматлар туплагач, тарихи китапларны укырга тотына. Ул китаплардан ул туган авылы Кәче турында күп мәгьлуматлар туплый.
Элегрәк тотынасы калган икән, ди.
Китапханәдә эшләүче Гөлназ Байкова "Кәче иле" китабыннан кызыклы сорауга җавапны укый: "Кәче исеме каян килеп чыккан? Бабайлар авылның барлыкка килүен болай сөйлиләр. Авыл уртасыннан Казансу елгасы ага. Аның бер ягын Арьяк, икенчесен Бирьяк дип атыйлар. Элекке заманнарда арьякта тау битендә чирмешләр яшәгән. Ә бирге якта куе урман булган. Татарлар аргы яктагы чирмешләрне кысрыклый башлагач, алар бу урынны ташлап икенче урынга китеп төпләнәләр. Шулай да өч чирмеш яшәп кала. Аның берсе Кәчим кушаматын йөрткән. Бу Кәчим сүзе авыл исеме булып киткән имеш".
"Минем бертуган энем ялга кайткан саен (ул Совет офицеры иде) әтидән сорашып, авыл картасын, борынгы нигезләр картасын төзи иде, - дип сөйләде Фоат Закиров. - Миңа ул вакытта тарих кирәк түгел иде. Шуннан пенсиягә чыккач, энекәшнең язмалары кулга килеп керде. Әгәр дә мин яшьрәк вакытта тотынган булсам, гражданнар сугышында кемнәр катнашканын, колхозлашу чорындагы мәгьлуматларны күбрәк белгән булыр идем. Мөмкинлек барында язарга кирәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев