Тугрылыклы балалар булсыннар
Дөрес тәрбия бирүдә ярдәмче булса иде
Ташкичү мәдәният йортында Ташкичү һәм Мәмсә авылы балалары белән мәүлид кичәсе үтте. Балалар мондый кичәләрне бик теләп кабул итәләр, көтеп торалар. Ике өлештән торган кичә китапхәнәдән башланып китте. Бу юлы да күпләп килгәннәр иде. Кичәдә мәүлид ае турында сөйләштек, балалар һәрберсе үзенең белгән, өйрәнгән догаларын сөйләделәр.
Дөрес тәрбия бирүдә бу эшебез ярдәмче булса иде,чөнки тәртип-тәрбия турында мәгънәле сүзләр сөйләнә, булган күңелсез вакыйгалар турында мисаллар китереп, алдагы көндә яхшы булуларын аңлатып, файдалы киңәшләр бирелә. Балалар үзләре дә бик теләп катнашалар. Болар барысы да ризык тулы мул өстәл артында барды. Бу кичәбездә, хәзерге вакытта СВО да хезмәт итүче егетләребезнең балалары да катнашты. Соңыннан күчтәнәчле пакетларын тотып өйгә юл алдылар.Караучысыз урамнарда йөрмәс өчен дә бу бик файдалы кичә. Балаларыбыз бәхетле булып, җәмгыятьтә кирәкле, тугрылыклы кешеләр булсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев