Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә
Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикада башланган “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Арча районы китапханәләрендә очрашулар уза.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” дип аталган мәдәни проект дәвам итә. Аның кысаларында китап укучылар һәр атна саен китапханәләргә җыелып, шагыйрьнең шигырьләрен укый, аның бай әдәби мирасы белән якыннанрак таныша.
Проектның чираттагы очрашуы гаилә кыйммәтләренә һәм милли моңга багышланды. Бу юлы Арчаның балалар китапханәсенә шигъриятне һәм җыр сәнгатен яратучы күп балалы әниләр чакырылды. Кунаклар белән бергәләп татар әдәбиятының иң җылы һәм тирән мәгънәле әсәрләренең берсе – “Бишек җыруы” искә төшерелде, аның мәгънәсе һәм тәрбияви әһәмияте турында сөйләшү барды. Бу хакта район мәдәният идарәсе хәбәр итә.
Очрашуның хөрмәтле кунагы Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ханым булды. Ул үзенең моңлы тавышы белән татар халык җырларын башкарды, шагыйрь иҗатыннан өзекләр укыды һәм катнашучыларга бишек җырларын өйрәтте. Милли традицияләрне саклау һәм яшь буынга җиткерү темасы әңгәмәнең төп юнәлешләренең берсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев