Тукай Өчиледә
Тукай! Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан.
ТУКАЙ ӨЧИЛЕДӘ
( Тукай юбилее илә мөгаллим өмидләре)
Тукай! Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан. Бөек шагыйрь исеме гомер буена йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора.
Минем шикелле лаеклы ялдагы гади бер авыл мөгаллименә сүзен Тукай исеме белән башлап җибәрү, бәлки, килешеп тә бетми торгандыр. Ләкин мин дә бит дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер улымын. Әле беренче сыйныфта ук даһи шагыйрь белән бергә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле:
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –
дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатлап йөргәнем һәм сәхнәләрдән сөйләгәнем хәтердә.
Минем күңелемдә туган якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса” мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам. Бүгенге көннең кайбер эреле-ваклы әдәбият галимнәре Тукайның бөеклеген,кыйммәтен киметергә тырышып,нинди генә сүзләр әйтсәләр дә, мин үзем Тукайның бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм. Ул ятимлек ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган. Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән.
Әйдәгез,үзебезгә бер сорау биреп карыйк әле: безнең татар халкы Тукайның бөеклеген аңлап, аның белән горурлану дәрәҗәсенә күтәрелгән халыкмы соң бүген?
Мин мәктәптә укыткан чорда ел саен дип әйтерлек Тукай туган көннәрдә укучыларымны Яңа Кырлайга һәм Кушлавычка алып бара торган идем, чөнки Тукайның бөеклегенә төшенү һәм шигырьләренең аһәңен, сәнгатьчә эшләнешен аңлау өчен шагыйрь туган һәм яшәгән урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкән чишмә суларын үзе татып карарга, ул йөргән инеш буйларында үзе йөрергә тиеш.
Ләкин Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылганда шунда юл өстендәге Өчиле авылына кереп булмый, ник дигәндә монда әлегә кадәр Тукай исеме белән бәйләп балаларга күрсәтерлек әйбер юк. Дөрес, мәктәптә укытучылар тырышлыгы белән шактый гына бай материал тупланган туган як музее бар. Әмма ул Тукайның Өчиле белән бәйле тормышын бик аз яктырта. Ә бит Өчиле Тукай биографиясендә Кушлавыч һәм Кырлай белән бер югарылыкта торырга тиешле авыл.
Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр,язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр (!) ач үлем тырнагыннан алып калуы турында ассызыклап үтәргә тиешләр иде. Аннан, булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана - Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы- Бибимәмдүдә шушы Өчиле авылы кызы бит әле.
Билгеле булганча, Мәмдүдә 19 яшендә 1885нче елда Кушлавыч авылының 43 яшьлек Мөхәммәтгариф исемле мулласына кияүгә чыга.Бу никахтан 1886нчы елның 26нчы апрелендә булачак шагыйрь дөньяга килә. Шул ук елның 29нчы августында каты авырудан нәни Габдулланың ( ә аның тулы исеме Габдуллаҗан була) әтисе Гариф мулла вафат була. Кушлавычта Габдуллаҗан туып дүрт кенә ай яшәп кала. Ире вафатыннан соң,күрәсең,Мәмдүдә апа белән аның улына биредә урын калмый, шул ук елның декабрь салкынында ул,улы Габдулланы күтәреп, Өчилегә әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена.
Габдулланың Өчиле белән беренче очрашуы әнә шулай башлана. Ул монда нәкъ ике ел (!) -1888нче елның декабренә кадәр яши.
1888нче елның 22нче декабрендә Балтач районы Сасна пүчинкәсенең 69 яшьлек Мөхәммәтшакир мулла 23 яшьлек Мәмдүдәгә өйләнә.Никахлашу мәҗлесе Өчиледә була, никах язуын Зиннәтулла хәзрәт үзе тутыра. Ә нәни Габдулланы әнисе Кушлавычның “үтә дә рәхимле” Шәрифә карчыкка калдырып тора. 1889нчы елда Мәмдүдә улын үз янына, Шакир мулла гаиләсенә алып кайта. Әмма нәни Габдулла биредә бер ел гына яшәп кала. Чөнки 1890нчы елның 18нче гыйнварында баласын гомерлеккә тома ятим итеп, өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөрерлек ачы язмыш кочагында калдырып, Бибимәмдүдә якты дөньядан китеп бара. Кызының вафатын ишеткәч, укымышлылыгы белән тирә-якта макталган Зиннәтулла хәзрәтнең кызын соңгы юлга озатырга килмәве мөмкин түгел. Кызының әтисе буларак та, яраткан оныгының бабасы буларак та, ул Саснага килгәндер, әлбәттә. Шул килүендә ул инде монда берәүгә дә кирәге калмаган оныгы Габдулланы да үзе белән Өчилегә алып кайта.Кырыс язмыш бу сабыйны әнә шулай икенче тапкыр әлеге гаилә белән очраштыра. Биредә яшәү ничек кенә кыен булмасын, бу гаилә сабыйны ач үлем тырнагыннан саклап калган, аңа яшәү көче биргән. 1890нчы елның җәендә нәни Габдулланы Яңа Бистәнең Мөхәммәтвәли гаиләсе үз тәрбиясенә ала. Әмма, ни кызганыч, 1892нче елда Мөхәммәтвәли үзе һәм хатыны Газизә – икесе берьюлы авырый башлыйлар. Һәм Габдулланы кире бабасы янына, Өчилегә кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, алты яшьлек Габдулла өченче тапкыр Өчиледә... Билгеле, Габдулланы биредә колач җәеп каршы алмаганнар, чөнки гаиләдә болай да алты бала, әби, бабай яши, тугызынчы “авыз” булып Апуш кайтып төшә.
Алга таба Габдулланың тәрҗемәи хәленә тукталып тормыйча, аның Өчиледә соңгы, дүртенче тапкыр булуы турында гына язып үтәм. 1911нче елның кышында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый, аны Клячкин хастаханәсенә салалар. Докторлар Тукайга авыл һавасында булырга, яңа сауган җылы сөт эчәргә, тынычлыкта яшәргә тәкъдим итәләр.Ул шушы вакытта, тормышы өчен иң хәлиткеч көннәрдә кайсы авылны сайлый соң? Туган авылы Кушлавычнымы, әнисе күмелеп калган Саснанымы, әллә “дөньяга күзем ачылган урын” дип аталган Кырлайнымы?
Юк шул, бу авылларда аның беркеме дә юк, анда шагыйрьне берәү дә көтми.
Үзенең нинди хәлдә булуы турында хат язып, бик ашыгыч рәвештә Өчиледәге Кәбир абыйсын чакыртып ала.Кәбир – Мәмдүдә апаның әтиләре бер, әниләре башка булган туган энесе. Хатны алган көнне үк Кәбир мулла Казанга килә. Һәм аны Өчилегә алып кайта.1911нче елның салкын декабре була бу. Өчиледә Габдулла Тукай җанына,тәненә дәва гына түгел,иҗатына да илһам таба. Бу соңгы кайтуында ул 13-14 шигырен яза.Кызганычка каршы,Тукай исеме белән Кушлавычка, Кырлайга караганда да ныграк бәйләнгән Өчиле авылы әлегә кадәр бөек шагыйребезне искә алганда һаман да үги бала хәлендә кала.
Ә дөньяда шундый халыклар бар. Алар үзләренең атаклы кешеләре кереп сыра эчеп чыккан кабакларны да музейга әйләндереп, бөтен дөньяга күрсәтәләр. Шуның белән шәхесләрен дә, үзләрен дә күккә күтәрәләр. Уфтанасың да, әле ярый шул юбилейлар бар, дип уйлап куясың. Югыйсә, атаклы шәхесләребез бөтенләй онытылыр иде.
Әллә артык күп инде алар бездә, шуңа кыйммәтләрен белеп бетермибезме? Арча районындагы кадәрле музейлар, белмим, тагын кайда бар икән? Ләкин истәлекле урыннарның артыгы булмый. Шуның һәр бөртеген күз карасыдай саклаган халыкның гына кадере һәм киләчәге бар. Димәк, дөньяга Тукайны биргән төбәк буларак, аның халкында да Тукай белән горурлану хисе, аның мирасын саклау омтылышы көчлерәк балкырга тиештер. Өчиле авылы халкының да Тукайны үз улы итеп санарга тулы хакы бар. Бабасы Зиннәтулланың йорт урынында Тукайга һәйкәл-обелиск кую бик муафыйк эш булыр иде. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән халык сөекле шагыйренең туган ягына килә, аның исеме белән бәйле һәр нәрсәне үз күзе белән күрә, колагы белән ишетә, ул йөргән эзләрдән йөри. Арчага Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылырга килгән кунаклар Өчилегә дә тукталып, Тукай яшәгән нигезгә чәчәкләр куйсалар, дәрәҗәбез һәм хөрмәтебез артыр гына иде.
Кырлай-Өчиле-Кушлавыч өчпочмагын берләштереп, Тукайның бердәм тарихи-ядкарь комплексын булдырырга күптән вакыт. Бу юл - Тукайга килгән кешеләрнең туристлык юлы булырга тиеш.
Университетның соңгы курсында укыганда без казах һәм кыргыз мәдәнияте һәм әдәбиты белән танышу өчен Алма-Ата белән Фрунзе шәһәрләренә бардык. Мин алардагы Абай һәм Фрунзе музейларын күреп шаклар каттым. Андагы затлылык, андагы бөеклеккә исләр китәрлек иде. Музей экскурсоводының һәр әйберне үз әнисен иркәләгән шикелле кадерләп сыйпап торуы мәңгегә истә калды. Халыкның яраткан шагыйренә мәхәббәте ничек булырга тиешлеген мин беренче кат менә шунда күреп кайттым.
Минем Өчиле авылы белән бернинди бәйләнешем дә юк. Әмма ул миңа Тукай шунда дүрт тапкыр булып, шактый гомерен шушы авылда уздырган шәхес буларак якын һәм кадерле. Бу язманы мин фәкать шагыйрь юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Өчиле авылы да искә һәм исәпкә алынсын иде дип яздым.
Фәрит Вафин
Ветеран укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев