Тукай туган авыл – Кушлавыч ( дәвамы)
Арчада яшәүче Шафигулла Гарипов яза.
Тукай туган авыл – Кушлавыч ( дәвамы)
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиев белән очрашкан саен Кушлавычта музейны ачуга әзерлек турында сөйләшеп алабыз. “Берничә тапкыр мәдәният министры Таишев янында булырга туры килде. Марсель Мәзгар улы үзе дә килеп китте. Ә инде Мөҗип Таҗиевич музейны ачканчы эш барышын күзәтте. Музейлар белән андый кызыксынган кешене белмим, без аны үзара шаяртып Музей Таҗиевич дип йөртә башладык. Алар мине Татарстан Республикасының милли музее директоры Муханов Геннадий Степанович белән таныштырдылар. Ул Кушлавычтагы музейның эчке бизәлеше, экпозицияләр урнаштыру өчен җаваплы итеп Хәйруллина Алсу Данил кызы, Еникина Гүзәл Хәмзә кызын билгеләп куйды. Кызлар бик тырыш, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән белемле булып чыктылар. Алар Кушлавычка килеп музейның өч залын карап эскизларын ясап киттеләр инде. Экспозицияләргә куелачак материалларны Казанда туплап әзерләячәкләр, даими элемтәдә торабыз. Китапханәдә сакланган истәлекле язмалар, әйберләр дә кулланылачак. Китапхәнәче Мөхтәрәмә апа Мортазина барысы белән дә таныштырып чыкты. Тагын нәрсәләр табып куясы, исемлеген бирделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны эзлиләр, район мәктәпләрендәге музейлар белән дә хезмәттәшлек итәләр”, –дип яңалыкларын җиткереп барды.
Ә колхоз рәисенең үз мәшакатьләре. Язгы чәчү бара, бәрәңге утырту. Алмас Әмин улы Назиров җитәкчелегендә Арча урман хуҗалыгы 5-8 гектарлы кечкенә мәйданлы басуларга, юл кырыйларына агачлар утырталар. Барысы 105 гектарда каен, нарат, чыршы, һәм башка төр агачлар утыртылган. Хәлилов Марсель Мингали улы җитәкләгән “ПМК-16” оешмасы плотина кора. Аңа бигрәк тә су коеначакбыз дип балалар сөенә, Яңа Җөлби авылына баручыларга күпер дә булып торачак. Казанның бер оешмасы, әле авыл кешеләре күрмәгән чит ил тракторлары белән килеп, Иске Җөлби белән Кушлавыч арасында дамба күтәрәләр. Арчаның “ДПМК” берләшмәсе, директоры Галимҗанов Мәхмүт Мөхәммәтхан улы, тиз арада бу юлга таш җәюне оештыра. Ә инде райондагы “Сельхозхимия» берләшмәсе, аның директоры барыбызга да таныш Гарипов Роберт Зариф улы, шул юлдагы күперне төзеп бирә. Һәрберсен көйләргә, уртак тел таба белергә кирәк. Ринат Фәйзиев анысын булдыра, бер дә булмаса җырлап җибәрә диләр иде аның белән эш иткән җитәкчеләр. Алга китеп языйм әле, сәхнәләрдәге чыгышлары, район күләмендә оштырылган чараларда актив катнашканы, билгеле инде, Габдулла Тукайның музеен ачуга куйган хезмәтләре өчен Ринат Фәйзиев 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
Музей ачылырга берничә көн калгач, ул гадәттә шулай була бит инде, бөтен дөньяның асты өскә килә. Музей бинасы юып чистартылган, капка-коймалар эшләнгән. Алсу Даниловна җитәкчелегендә кызлар үз эшләрен башладылар. Өлгерәбез,җитештерәбез , безнең үз графигыбыз бар дип ышандырдылар, һәм сүзләрендә тордылар да. Тегү машиналарын эшләтү өчен ындыр табагыннан музейга кадәр электр кабеле сузганнары хәтердә, ул урамнарда баганаларны һәм чыбыкларны алыштырган вакыт туры килде. Музейны ачарга ике көн кала Кушлавычка ТРның Премьер-министр урынбасары Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин килде. Андагы эшнең торышы белән танышкач. Ринат җайлап кына, ишек алдын нишләтергә инде дип киңәш сорый. Ә Илгиз Кәлимуллович, яшел чирәм булса әйбәт булыр иде, ләкин үсеп өлгерми инде ул, ди. Колхоз рәисе дә кыюланып, елга буенда бик матур булып үскән чирәм бар, кәс кисеп алу бик озак вакытны алачак инде дип куя. Яшь егетне аңлап, Илгиз Кәлимуллович Казан шәһәре МЭРы Камил Шамил улы Исхаковка шалтыратып, кәс кисү техникасын китертә. Әле дә минем күз алдыма тора, икенче көнне ишек алдында берәүләр кәс кисәкләрен тезә, икенчеләре агач тукмаклар белән тигезләп бара, су сибәләр...
Ә музейның эчендә кызу эш кайный. Экспозицияләрдә Кушлавыч авылы тарихы, кечкенә Габдулланың әти-әнисе, туганнары турында документлар, фотосүрәтләр, шәхси әйберләре урнаштырыла. Ул чорда татар авылы йорты ничек булган, нәкъ шулай итеп күрерлек итеп җиһазлап куйганнар. Габдулла Тукайның иҗаты, аңа булган олы хөрмәт, музейга килгән һәркемдә онытылмаслык хисләр тудыра. Ачыласы көнне иртән карап чыгып мин үзем дә, Тукаевларның музей йортына килүчеләр күп буласына чын күңелдән инандым. Аны ачу тантанасында катнашучылар бик күп иде, Кушлавычта аның кадәр кунаклар җыелганы булмагандыр дип уйлыйм. 1986 елдаТукай Кырлайда узгган Тукайның 100 еллыгы бәйрәмендә дә чын сабантуй булганын хәтерлим. Ул көнне Кушлавылта Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре берничә тапкыр яңгырады. Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем...
Музейны ачтылар, аны язган идем инде. Экскурсияләр оештырып, музейны саклап һәм өйрәнеп торырлык хезмәткәр кирәк бит инде. Авыл советы рәисе Гөлфия Шаһиеваның үз планнары булгандыр, ләкин Ринат Фәйзиевның уйлары алдан йөри икән. Аның шоферы Кәрам өйләнергә йөри, ә йөргән кызы Ләйлә Әтнә районының Түбән Шашы авылыннан. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган татар теле һәм әдәбияты белгече булуы да билгеле. Вакытны сузып булмый, алар 14 июньдә гаилә коралар. Ә инде 20 июньдә Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы Кушлавычтагы музейның мөдире буларак эшли башлый. Аның кандидатурасын Ринат Әхмәтгалиевич та, Рафил Дәүләтбаевич та хуп күрделәр, аңа һәрвакыт ярдәм иттеләр. Менә аңа да утыз ел була икән. Ул якта күп булырга туры килгәнлектән, музейда да еш булдым. Районга килгән кунаклар белән дә бара идек. Экскурсовод буларак Ләйлә Мөнировна матур әдәби телдә сөйли, Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле кызыклы фактлар әйтеп уза, сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйли. Тукай турында күп укый, өйрәнә, фәнни эзләнүләр алып бара, үзе дә шагыйрьнең Кушлавыч белән бәйле мәгълүматларын өйрәнеп мәкаләләр яза. Ә иң мөһиме, балалар белән дә, олылар белән дә уртак тел табып, музейга килгән һәркемне үзенә җәлеп итә белә. Ул экскурсияләрне рус телендә дә кызыклы итеп уздыра. Бер әңгәмә вакытында Ләйлә: “ Безгә Күңгәр урта мәктәбендә үз фәннәренг яхшы белүче, таләпчән укытучылар белем һәм тәрбия бирделәр. Монда эшли башлагач рус теленнән укыткан Рузалия Равил кызы Шәяхмәтова, татар теле һәм әдәбиятыннан Фәрия Хәким кызы Закирҗанова, математик Мәгъсүмә Вәли кызы Хәнәфиева, физика укытучысы Ләлә Фатыйх кызы Галиева, география укыткан Садыйкова Луиза Сабир кызы белән аралашып эшләргә туры килде. Луиза апа Татарсан районннарынан җыелган балалар белән килә иде. Рузалия Равилевна да район кунаклары белән килде. Алар мине якын итеп файдалы киңәшләрен дә бирделәр”, – дип укытучылары белән горурланган иде. Аның тырышлыгының чишмә башы мәктәптән икән. Ләйләне авыл халкы да якын итеп кабул итте. Ул Яңа Кырлайдагы, Казандагы Тукай музейлары белән тыгыз элемтәдә тора, бергәләп эшли.
1996 ел уңышлы гына бара. Б.Н.Ельцин катнашында Арча сабантуе да әйбәт кенә узды, ике турда узган сайлауларда аны РФ Президенты итеп сайладык. Урып-җыю эшләре, бәрәңге алу төгәлләнде. Ноябрь ахыры иде бугай, хәйран кар яуган иде. Вагыйз Василович чакырып, Кушлавычка Минтимер Шәрипович кереп чыгачак, музейны һәм башка объектларны карап чыгыгыз диде. Кабинетка чыктым да уйланып утырам. Ринат Фазлыйәхмәтов белән Тукай Ринат Карловы Варыда ялда, тиз генә кайтмаячаклар. Мәчетттә, музейда, гомүмән ул вакытта Кушлвычтагы социаль-көнкүреш биналарының берсендә дә газ ягылмый. Кереп әйттем, ничек инде алай, сез нәрсә карыйсыз дип чираттагы тәрбия дәресен алдым да, кире чыгып утырдым. Боларның берсе дә минем эшләр түгеллеген дә яхшы аңлыйм. Баш эшли башлады, кайларда газ юк исемлек төзеп кенә бетердем, кабат “кара”телефон өннәрне алып чылтырый. Исемлек ярап куйды, Вагыйз Василович карап чыкты да, җаваплы итеп төзелеш оешмаларын беркетте. Чөнки кайберләрендә котельныйлары да юк. Икенче көнне иртән үк ”Арчагаз” хуҗалыгы җиәкчесе Рәшит Гыйлаҗ улы Газизовка ун көн эчендә газга тоташтырып бетерергә дигән күрсәтмә бирде. Документларын соңыннан авыл советы рәисе Гөлфия Равилевна ясатып бетерер дип тә өстәгәнен хәтерлим. Кушлавычта атна буе төрле оешмалар кайсында котельный төзиләр, мич чыгаралар, түбә ябалар. Бик суык, буранлы көннәр булганы хәтердә. Юл кырыенда кардан чыгып тырпаеп торган әремнәрне дә кистердек. Бер атна дигәндә газлаштыру төгәлләнде. Тукай туган авылда барлык биналарда газ булды. Авыл халкы да әзерләнде, карларын көрәде. Берсе шаяртып әткән булган, Шәймиев Кушлавычта бер өйгә кереп, танышып чыгам әле дип әйткән. Чыннан да шулай, ул көннәр турында бик кызыклы уйдырмалар йөрде. Ни әйтсәң дә, бөек Тукаебызның авылдашлары бит. Президентыбызның эш графигы тыгыз булу сәбәпле, ул вакытта Минтимер Шәрипович Кушлавычка килә алмады.
Тукайның 110 еллегы уңаеннан Кушлавычның 1996 елдагы үзгәрешләре, 30 ел элек тормышта булган вакыйгалар турында язарга тырыштым. Әйе, онытылмасын иде алар. Без дә ул вакытта яшь булганбыз, менә җайлап кына олыгаеп барабыз. Бу истәлекләрне язган көннәрдә, төгәлерәге 13 февраль көнне, бергә эшләгән хезмәттәшебез Җамалиев Рафил Дәүләтбай улына да 70 яшь була. Форсаттан файдаланып, аны юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, якыннарының ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәвен телибез.
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев