Тукайның мәхәббәте
Зәйтүнә белән Тукай бер-берсенә тартылалар, әмма бергә була алмыйлар.
Яңа Кырлайдагы Тукай музеенда Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова турында аерым җанлы почмак булдырылган. Район иҗтимагый совет әгъзалары музейны бик яратып карадылар. Зәйтүнә (1893–1952) Тукайның бердәнбер олы мәхәббәте булган, диләр. Кыз сәүдәгәр гаиләсендә үскән, укымышлы бала. Егет белән кыз бер-берсенә тартылалар. Әмма шагыйрь Зәйтүнәгә беркайчан да үзенең хисләре турында әйтмәгән. Ә Зәйтүнә үзен бөек шагыйрьгә тиң түгел дип уйлый. Соңрак Зәйтүнә дин әһеле гаиләсендә кияүдә була, аларның улы танылган язучы - Атилла Расих. Зәйтүнә киткәч кенә Тукайның бик матур шигырләре чыга башлый.«Мәхәббәт» шигырен музей хезмәткәре Альбина Сәйфетдинова матур итеп сөйләп күрсәтте.
Мәхәббәт
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин ал арның таңчысы!
Шигъре — шигырен.
Гашыйкый — гашыйкны.
Анчак — тик, бары.
Барча әхрары мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы.
Зан итәм — уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев