erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тынычлыкка ни җитә?!

“Әти сугышка китте. Әни 7 бала белән калды. Икесе ачтан үлде.”. Иске Масрадан Фаягөл Габдуллаҗанова сугыш чоры хәтирәләрен шулай башлады.

 

– Әти, җанашым, киткәндә башта безнең, аннан әнинең башыннан сыпырып: “Исән булсам, кайтырмын. Кайтсам, яши белер идем”, – диде. Аннан ике кулы белән күзләрен каплап чыгып китте. Әле дә шул мизгелләр күз алдымда, – диде ул.

Әнисен ат карарга куялар. Печән чабарга чалгыларына кадәр булмый. Кул белән җыеп алып кайталар.

– Бервакыт әни безне борчак җиренә алып китте. Утый торгач кич җитте. Кайтырга чыксак, ике бала юк. Басуда төн чыктылар. Иртә белән генә әни табып алып кайтты. Шулар икесе үлде дә инде, – дип уфтанып искә ала Фаягөл апа. – Әни авырый башлады. Сугышка кадәр әти умарталар тота иде. Калдырып китте. Тик безгә ул да файдага булмады. Бал сатып, спекуляция белән шөгыльләнәсез, дип салым түләттеләр. Берсендә 5 сум акча җитмәгән өчен 2 баш умартаны алып чыгып киттеләр. Ул нинди генә салымнар юк иде. Йомырка, сөт, сарык сөте һәм башкалар. Гомуми сепарат бар иде авылда. Чиратлап май язалар. Әни шунда балаларга дип чиләк төбенә май ябыштыра һәм өстенә май суы сала. Тик... күреп алалар. И елады инде әни. Гомер онытмыйм. Төннәр буе шәл бәйләдек. Апамның бармак битләре җәрәхәтләнеп бетә иде. Аннан шуны поезд каршына алып барып сатабыз. Бер заман Корайванда тары саталар икән, дигән хәбәр таралды. Апам барып җиткәнче беткән иде. Йөгереп бармагансыңдыр, дип әнинең аны битәрләве истә әле. Хәзер шул тары ярмасын тавыкларга ашаталар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тамак туйдыру өчен ни генә эшләмәгән алар ул чорда. Югары Масрага подвалга бәрәңге чүпләргә менгәннәре бүгенгедәй күз алдында Фаягөл апаның. Чабата эзләренә ябышып калган черек бәрәңгене алып төшә торган булганнар. Шуны әнисе киптереп, он ясап, ипи пешергән. Басудан черек бәрәңге җыйганда уҗымны таптыйсыз, дип атка атланып куганнарына кадәр онытмаган ул. Ике кеше бер уфалла арбасы тартып Арчага симәнә орлыгына барганнарын да хәтерли. Урман кисәргә дә җибәрәләр кызны. Сабанчы да була. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр басудан кайтып керми.

– Менә шулай яшәдек инде ул елларда. Сугыштан соң кияүгә чыктым. 62 ел тату гына тордык. Ирем 2018 елда вафат булды. Ике балабыз бар. Хәзер мине Казаннан кайтып кызым Нурзидә тәрбияли, – диде тыл ветераны. – Тормыштан зарланмыйм. Тынычлыкка ни җитә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X