erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тырыш кешегә ярдәм булачак

Авыллар картая, яшьләр авылда калмый, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әмма зарланып йөреп кенә хәлне үзгәртеп булмый

Ил, республика күләмендә кабул ителгән күп кенә программалар авылларны сак-лап калуга, авылда кызыксынып яшәрлек шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

25 июньдә Арчада авыл халкының шәхси активлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, муниципаль берәмлекләр ассоциациясе советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов һ.б. катнашты.

Шулай ук Арча, Азнакай, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар җитәкчеләре чакырылган иде.

Кунаклар башта Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булдылар. Аларны каршылау бик матур итеп оештырылган иде. Көллиияттә семинарда катнашучы районнардан да килеп укыйлар.

– Иң күбе кайсы районнан? – дип сорады Марат Әхмәтов. Арча районыннан, дип көткән идек – Кукмарадан булып чыкты. Арча аз гына калышадыр инде. Марат Әхмәтов районда шундый мәртәбәле уку йорты булу зур байлык булуын билгеләп үтте. Чөнки анда укып чыккан студентларның күбесе районда калачак.

Кунаклар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, “Әлифба” музеенда булдылар.

Арча педагогика көллияте 2013 елда ныклап төзекләндерелде. Хәзер ул Милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге булып тора. Башлангыч сыйныфлар, мәктәпкәчә һәм музыка белеме, физкультура, компьютер системаларында программалаштыру буенча укытучылар әзерли.

Аннан соң семинарда катнашучылар “Арча” сәнәгать паркында эшмәкәрләр аллеясын ачуда катнаштылар, агачлар утырттылар. Сәнәгать паркы резидентлары “Идел буе” катнаш азык заводы, “Якты көн”, “ТехноАрск”, “Ихлас” компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген парк 21 гектар мәйдан били, анда 16 компания эшли, инвестицияләр 3,5 млрд сумга җиткән, 550 эш урыны булдырылган. Идарәче компания һәм резидентлар дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар.

“Идел буе катнаш азык заводы” кулланучылар кооперативы 2019 елда 42 млн сумлык грант иясе булды.

“Якты көн” кооперативы 2020 елда 53 млн сумлык грант алды. Ул сөт продукциясе җитештерә.

Паркта “ТехноАрск” ширкә-те эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Нәҗип Гатауллин таныштырды. Ширкәт сөтчелек фермалары өчен металл конструкцияләре җитештерә.

Паркта иң эре резидент-ларның берсе – “Ихлас” компаниясе. Бүгенге көндә 90 төрле торт ясыйлар, тәүлеккә 15 меңләп торт әзерләнә.

Сеҗе авылында шәхси эшмәкәр Айзат Сәләховның нәселле атларын кызыксынып карадылар. Хәзерге вакытта 300ләп аты бар. Колбаса ризык-лары, кымыз да ясыйлар.

Кунаклар Наласа авылында Фоат Гариповның яңа төзелгән кечкенә фермасында, Арча шәһәрендә яңа эшли башлаган футбол манежында булдылар.

Район мәдәният йорты фойесында район эшмәкәрләре җитештерә торган продукциядән күргәзмә оештырылган иде.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ачып, Марат Әхмәтов мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. “Республиканың агросәнәгать комплексы – авылның нигезе, - диде ул. – Авылларның киләчәге аның үсешенә бәйле. Республика җитәкчелеге авыл территорияләрен үстерү темасына бик игътибарлы карый”.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов районның социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләре белән таныштырды. Район 2025 елда ашлыкның тулай җыемы буенча республикада өченче, бәрәңге буенча икенче урында. Районда 31 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 10 меңнән артыгы – сыерлар. Кече бизнеска зур игътибар бирелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 12,5 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел 11 кечкенә ферма төзелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов үзенең чыгышында кечкенә фермалар төзүнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. Мондый программада катнашучылар соңгы алты елда сыерлар санын 4214 башка арттырган. Арча районында соңгы ике елда 16 кечкенә ферма ачылды.

Гөлүс Баязитов Арча районының Мөндеш авылында уңышлы эшләүче фермер Хәлил Гариповны мисал итеп китерде. Ул 2019 елда 11,8млн сум грант алды. 600 гектар җире бар. Мөгезле эре терлекләр – 364, шул исәптән сыерлар – 120. 2025 елда акча кереме 45 млн сум булды, 2 млн сум дәүләт ярдәме алды. 5 кешене эшле итте.

Арча районы хуҗалык итүнең кече формалары белән эшләү рейтингында беренче урында.

Соңыннан иң яхшы ярдәмче шәхси хуҗалыкларны, крестьян-фермер хуҗалыкларын, иң яхшы авыл җирлекләре башлыкларын, кооперативларын бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев