erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Удаленка" турында закон әзерләнә

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы электр энергиясе чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла торган дистанцион эш режимы турындагы закон проектын хуплады.

Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Мондый карарның кирәклеге хезмәткәрләрнең өйдә булганда электр энергиясен күп сарыф итүе белән бәйле, чөнки эш көнен шәхси компьютерларда үткәрәләр. Басманың чыганагы сүзләренә караганда, үзизоляция режимына күчкәч, халык электр энергиясен куллануны уртача 10 процентка арттырган, ә сәнәгать секторында ул 6 процентка кимегән. "Моның тормышка ничек ашырылачагын партнерлар хезмәт килешүе кысаларында үзаллы рәвештә хәл итәргә тиеш. Әйтик, эш бирүче хезмәткәрнең окладын аның өстәмә чыгымнары күләменә арттыра ала", - ди закон проекты авторларының берсе, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенко. РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр, шулай ук, эш бирүчеләр һәм «ерактан торып» эшләүче хезмәткәрләрнең мөнәсәбәтләрен җайга салуны күздә тота. Аерым алганда, «ял вакытының кагылгысызлыгы» һәм «үзара хезмәттәшлек вакыты» кебек төшенчәләрне беркетү планлаштырыла. Чөнки күп кенә хезмәткәрләр, кайбер җитәкчеләрнең аларга теләсә кайсы вакытта шалтыратып, хезмәт көненең башы һәм ахыры үз чикләрен югалтуга зарлана иде.

Фото: pexels.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Udalenka-turinda-zakon-zerl-n-363637/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X