erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Уф, йөрәгем!

Язгы көннең хозурлыгына рәхәт чигеп җәяү йөрим.

Бер заман биек коймадан карадан киенгән берәү өстемә сикермәсенме?!

Шулай тоелды. Йөрәк табан астына төшеп китте.

Уф, йөрәгем...

Егет кагынды да, бернәрсә булмагандай юлын дәвам итте. Мин:

- Нишләп койма аша йөрисең, ишек бар бит, - дип сорадым.

- Ишек янында су бит! - дип җавап бирде егет.

Арча стадионында булды бу хәл. Стадионнан Арчаның шәрык ягына чыгып китә торган ишек, чыннан да, су эчендә иде.
Менә шулай, тормышта кызык хәлләр дә була.

Кызыклары гына була күрсен.

Су басулар кызганыч хәлләр китереп чыгара күрмәсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язып та карыйсыз инде

    Теги: Арча хәбәрләре