erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укучыларыбыз нинди язмаларны аеруча яратып укый?

“Арча хәбәрләре” газетасы сайтына без район һәм республика яңалыкларын, кызыклы хәбәрләрне куеп барырга тырышабыз.

Темалар төрле. Язмаларны безгә, журналистларга, кызыклы башлар, фотолар куеп, сайт укучыны җәлеп итәрлек итеп урнаштыра да белергә кирәк. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә сайтта дежур торабыз. Укучыларыбызны ялгызын калдырмыйбыз.

Күзәтүне башлыйбыз. “Иртәгә соң була” исемендәге язмада (19 декабрь) махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм турында язылган иде. Башы серле куелган.  Иртәгә нәрсә соң булачак? Укучыларыбызны, әлбәттә, шул сорау кызыксындыра. Сылтама аша кереп, бер меңнән артык кеше укыды. Гомумән, мобилизация темасына багышланган мәкаләләрне укыйлар. Чөнки ул күпләрне дулкынландыра. Бу тема сайтта даими яктыртыла.

Бүген төнлә һәм иртәгә һава торышы нинди булачак – бу хакта сайтыбызда гел биреп барабыз. Чөнки һава торышын алдан беләсе килә.

Казанда “Татар җыры–23” концертында (17 декабрь) булып кайттык. Уй-фикерләребезне сайтка язып элдек. Язманы Телеграмм каналында “Тямай биетте, Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр көлдерде, Зөлфәт Хәким елатты...” дигән баш белән элдек. Әнә шулай үзенә тартып тора торган язма башлары сайтны күзәтүчеләрне битараф калдырмый.  Арча агросәнәгать һөнәри көллияте безгә даими хәбәрләр җибәреп тора. Көллиятнең Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче филиалы бик матур итеп күргәзмә әзерләгән. Штукатурчыларның иҗади эшләрен сайтны укучыларыбызга да күрсәтәсе килде. Телеграмм каналына “Арча станциясендә ниләр бар?” дигән баш астында (4 декабрь) кичке урам фотосы белән куйган идек, кызыксынучылар күп булды.  

Сайтны укучыларыбызны гадәттә көндәлек тормыштагы, көнкүрештәге үзенә кагылган мәсьәләләр кызыксындыра. Социаль челтәрләрдә “Газ һәм ут квитанцияләренә “страховка” дигән юл өстәләчәк икән” дигән имеш-мимешләр йөрде. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан газ, торак-коммуналь хезмәтләре, иминиятләү оешмасы белгечләре белән җаваплар әзерләдек. “Коткы тараталар” язмасын (17 декабрь) 2000нән артык кеше кереп укыды. Икенче бер язма – “Борчыган сорау хәл ителде” мәкаләсе (17 декабрь) Арча станциясендәге табиблык амбулаториясендә авыруларга больничный бирү хакында иде. Моның өчен хәзер Арчага менеп йөрисе юк. Бу язманы күпләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауга җавап алдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер “шаккатиризм” заманы. Шаккатыргыч язмаларны кеше күп укый. Юл һәлакәтләре, янгынннар, кеше үлемнәре, гыйбрәтле язмышлар... Әдәбиятта да “шаккатиризм” чәчәк ата.

Гади хезмәт кешесе. Сайтны укучыларыбыз мондый язмаларны яратып укый. Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева турындагы язманы (3 декабрь) 1000нән артык кеше укыды. “Авылның байлыгы – кешеләр” (“Ак барс” “агрокомплексы” ширкәтеннән механизатор Яхъя Габидуллин турында, 14 декабрь), “Фермер – авылның терәге” (1 гыйнвар, 2023 ел), “Аңа сокланып туймаслык” (Арчадан Раушания Закирова оешмаларга йөреп, маскировка сеткалары үрү буенча осталык класслары үткәрә, 15 декабрь) һ.б. гади хезмәт кешесе турындагы язмалар, матур гаиләләр күпләрне кызыксындыра.

Арча халкы үз җиребездә булган вакыйгалар белән күбрәк кызыксына.

Хөрмәтле сайтны укучылар, бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев