erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Укытучыларыбыз көчле иде! Һәм үзебез дә!

Мәскәүдә мәктәп директоры булып эшләгән Арча кызы Ирина Корнилова яза.

Без Арчаның В.Ф.Ежков ис.1нче мәктәпне 1966 елда тәмамладык. Майның бер матур көнендә сыйныфташлар очраштык. Мәктәптә ремонт. Мәктәп янына җыелып, кафега очрашуга киттек.

Беренче сыйныфка 1956 елда укырга кердек. Ул вакытта мәктәп директоры Сергей Волков иде. Ул тарихтан да укытты. Безнең беренче укытучыбыз – Екатерина Алексеевна Корнилова. Бик әйбәт кеше иде. 5нче сыйныфта безне берничә класска бүлделәр. Һәр фәннән аерым укытучы укытты. Соңрак без тагын “А” сыйныфына берләштек. Ул вакытта укытучылар бик көчле иде. Шәүкәт Шәмиев математикадан укытты. Владимир Соловьев – физикадан, Роза Җәләлиева – химия, Роза Моисеева – география, Раиса Вахитова – немец теле, Люция Мурысина – тарих, Лидия Носкова – рус теле һәм әдәбиятыннан, Юрий Демьянов – физикуьлтура, Михаил Лукин хезмәттән укытты. Безнең сыйныф җитәкчесе Раиса Вахитова булды.

Безнең 1966 елгы чыгарылышта медалистлар да бар иде. Күбебез югары белем алды. Безнең арабыздан табиблар, укытучылар, хәрби инженерлар, фармацевт, музыкантлар, финанс хезмәткәрләре һ.б. мактаулы хезмәт ияләре чыкты. Сыйныфташлардан, югары белеп алып, Арча районында җаваплы эшләрдә менә кемнәр хезмәт итте: Николай Носов, Габдуллаҗан Миннекаев, Алевтина Хисаметдинова, Зөфәр Насыйров, Әнисә Носова, Гомәр Галиуллин, Хәйдәр Сабиров һ.б.

Укытучылар безгә белем бирү белән бергә үзара дуслык, иптәшлек, бер-береңә хөрмәт кебек асыл сыйфатлар тәрбияләделәр. Без еш очрашабыз һәм вакытны бер дигән итеп үткәрәбез. Бу хис-тойгыларны берни белән дә чагыштырып булмый. Укытучыларыбызга олы рәхмәт. Исән-сау булыйк!

Ирина Корнилова.

Арча-Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре