erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучының абруен күтәрергә кирәк

Арча Мәдәният йортында “2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы”на старт бирелде.

Щлеге чара Россия һәм Татарстан гимннары, утлы фонтаннар белән башланып китте. Арча педагогика көллияте укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова һәм Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Артур Хафизов башкаруындагы (шәп җырладылар!) гимннарны бар да аягүрә басып, башны югары тотып, дулкынланып һәм үз һөнәрләре өчен горурланып тыңладылар. Кайберәүләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады...  

Район Мәдәният йортына  педагоглар һәм ветеран укытучылар җыелды. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Фойеда  кунакларны гармун, курай моңы белән каршы алдылар. Күкрәккә “2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы” дигән значок кададылар. Илшат Нуриев педагогларны матур итеп котлады. “Баланың теле кыңгырау кебек бит аның, – дип сөйләде ул. – Түзәргә дә кирәк ул көне буе чыңлап торган кыңгырауга! Ә сез түзәсез! Бүген бирегә, дөрестән дә, районның иң мөхтәрәм, иң күркәм, иң сабыр кешеләре җыелган. Сез районның алдынгы сафында. Сезнең хезмәтне мин күпмедер дәрәҗәдә игенчеләр хезмәте белән чагыштырам. Игенченең хезмәт нәтиҗәсе бер җәй эчендә күренсә, ә сезнең хезмәт еллар дәверендә туплана бара. Сез аны һәркөн күреп, тоеп торасыз. Сез тәрбияләгән балалар ул безнең киләчәк. Бик зур рәхмәт сезгә! Исән-сау булыгыз!”. Озак еллар эшләгән лаеклы педагог-ветераннарны “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләделәр. Мактаулы значокларны Илшат Нуриев үзе тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәхнәгә Арча педагогия училищесында 41 ел (шуның 12 елы укытучы, 8е завуч, 21е – директор) эшләгән Илдус Сәгъдиев күтәрелде. “Шушындый матур, югары дәрәҗәдә әзерләнгән чарага чакыруыгыз, бу очрашуны шулай итеп оештыра алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип башлады ул сүзен. – Чын мәгънәсендә укытучыга караш, мөнәсәбәт, ихтирам, хөрмәт – менә шушындый дәрәҗәдә, шушындый мохиттә булырга тиеш дип саныйм мин. Укытучылар һәм остазлар елы әле башланып кына китте. Мин менә шулай дип уйлыйм, хөкүмәт, дәүләт думасы дәрәҗәсендә дә укытучының абруен  күтәрү, укытучыны сак-лау, яклау (хәзерге заманда укытучыны сакларга да, якларга да кирәк!), әти-әниләр белән мөнәсәбәтне законлаштыру буенча да ниндидер чаралар булыр, дип ышанам мин, булырга тиеш тә! Хөрмәтле яшь коллегалар, сезгә – бу залга каравы шундый рәхәт, яшисе килә әле (күзләре яшьләнде, зал кул чапты-автор)... Сезнең хезмәт нәтиҗәсе, сезнең бәхет – укучыларыгызда.  Еллар үткәч тә сезне онытмыйлар икән, сезнең хәлне белеп, рәхмәт әйтәләр икән – укытучы өчен моннан да зуррак бәхет юк. Бәхетле булыгыз!”

Сөйләүләр, бүләкләүләр балаларның чыгышлары белән аралашып барды. Сәләтле балаларга, аларның сәләтен ачкан һәм үстергән педагоглар хезмәтенә сок-ланып утырдык. Берсен генә әйтеп үтәм. Онегин Гаджикасимов сүзләренә язылган “Нигә, нигә икән” җырына кыз балалар оста итеп биеделәр. Хореограф – Аида Ондрина. Бик яратып карадык. Сүзләре дә, көе дә кызыклы: “Нигә, нигә икән попугай кычкыра, белмим. Нигә, нигә икән карбыз полосалы, аюның аягы кәкре, белмим. Нигә, нигә икән трамвайга рельс-лар, елгага яр буе, белмим. Нигә, нигә икән ишеккә йозак – белмим. Нигә миңа барысы да кызыклы икән, җырның исеме нигә шулай дип атала, нигә – белмим – нигә...”. Җырдагыча мең сорау – менә шуларга җавап табып кара! Ә тәрбиячегә, укытучыга мең дә бер сорауга җавап табарга, шуны балага төшендерә белергә кирәк. Ярый ла, бала аңласа! Аңламаса?! Бу әле укытучы хезмәтенең авыр һәм катлаулы икәнен гади генә бер аңлату. “2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы” дип укытучының абруен күтәрү максатында игълан ителгән дә инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев