erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ул әйткән сүзләрдән күзләр яшьләнде

Гозеремне кире какмадылар

Контракт буенча хезмәт итүче Рамил Сафиуллин махсус хәрби операция зонасына машина алып китте.

– Әлеге вакытта  мин Түбән Новгородта автосервиста. Машинаның көпчәкләрен алыштырырга кирәк. Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына юл алабыз”, – диде ул.

Рамил үзе Божадан. 28 яшендә. Моннан өч ел элек контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән.

– Алгы сызыкта бик тә машина кирәк. Мин “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Илгизәр Садыйковка ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттем, – диде Рамил Сафиуллин. – Ул каршы килмәде, район хакимияте белән килешеп, “Нива” машинасын бирергә булды. “Дөрес, машина яңа түгел инде”, – диде. Безгә яңа машина кирәк тә түгел. Бик теләп, рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алдык. Шәхсән үзем командировкага кайтып алып киттем. Башта Түбән Новгородта тукталдык. Машинаның көпчәкләрен карап чыкмый булмый. Аннан... юлга кузгалабыз. Өч ел хезмәт итү дәверендә беренче гуманитар ярдәм сорадым һәм кире какмадылар. Район хакимиятенә һәм Илгизәр Садыйковка зур рәхмәт.

“Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Илгизәр Садыйков белән элемтәгә кердек. Аның фикерен дә ишетәсе килде. Ул әйткән сүзләрдән күзләр яшьләнде.

– Безнең хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләгән Равил Сафиуллинның улы ул Рамил. Кайтты. Минем янга керде. “Яу кырыннан яралыларны алып чыгарга машина кирәк иде, ярдәм итә алмассызмы?” – диде. “Ярар”, – дидем. Монда башка җавап, башка фикер булырга мөмкин түгел, – диде җитәкче. – Белгечләргә бирергә дигән “Нива” машинасы бар иде. Ул анда кирәгрәк. Бер егетне генә булса да исән калдыруда ярдәм итә алам икән, димәк машинаны юкка бирмәгән булам.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре