erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул елдагы суык үзәккә үтте

Искә аласы да килми.

98 яшьлек Өммеһани апа сугыш елларының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли. Тик... искә аласы гына килми.

 – Әти, өч энем фронтка киттеләр. Һәр гаилә якыннарын озатты. Озак көттермичә кайгылы хәбәрләр дә килә башлады. Безнекеләр исән-сау кайттылар, анысы. Бер абый гына каты яраланган иде,  – диде Өммеһани апа. – Тылдагыларга да җиңел түгел иде. Мине комбайнга утырту өчен укырга җибәрергә булдылар. Сугыш озакка сузылмас дип бармаска тырышкан идем, барып чыкмады. Мин үзем Наласадан. “Сталин” колхозы иде ул чакта. Үзебездә дә, башка колхозларда да эшләргә туры килде. Өч кыз штурвалдан күренми дә идек. Комбайнны тракторга тагып суктырдык. Кабызып булмый, кире бәрә иде. Кулларны авырттырып бетердек. Бервакыт янгын да чыкты әле. Бригадирдан эләкте инде. Арчага запчастька бардык, юк, диделәр. Ә урырга-сугарга кирәк бит.

Менә шулай колхоздан колхозга йөреп көнне төнгә ялгап эшли кызлар. Урып-җыюлар беткәч, окоп казырга, урман кисәргә җибәрәләр үзләрен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Окоп казыганда аякны өшеттем. Ул елдагы суык хикмәт иде. Ломны җиргә бәрәсең, шикәр кадәр генә кисәк кубып чыга. Киез итек өстеннән чабата киеп куябыз. Суыкка үкчә киез итеккә ябышып кала. Ашарга юк. Көне буена ярты кило ипи бирәләр. Бер утырганда ашап бетерәбез дә, көне буе ач йөрибез, – дип искә ала ветеран. – Урман кисү дә үзәккә үтте. Агач төбендәге карны аяк белән таптыйбыз, кул пычкысы белән кисәбез. Шуны штабельгә дә салсаң, ярты кило ипи бирәләр. Киемнәр юешләнә, киптерергә урын юк. Иртән тагын шул киемнәрне киеп чыгып китәсең. Өйдә дә ачлыктан тилмердек. Үлән, черек бәрәңге. Абҗабар басуына черек бәрәңге җыярга менәбез, урыслар куып кайтаралар иде. Ашлыкны сортларга аерырга менгәндә оекка кергән ашлыкны кагып куырып ашаган хәтердә. Алып кайтырга ярамый, төрмә.

Сугыштан соң Өммеһани апа кирпеч заводында эшли. Кияүгә чыккач, промкомбинатта. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бары да гаиләле. Балалары үз яннарына чакыра, тик өлкән яшьтәге кешенең үз өеннән чыгып китәсе киләме соң?! Биредә ул улы Ринат, килене Альбина белән тыныч кына яшәп ята.

– Хәзер тормышлар яхшы. Ни теләсәң шул бар. Икмәге мулдан. Тик гомер генә үтеп китте шул, – диде Өммеһани апа. – Еллар тыныч, балалар сау-сәламәт булсын. Аларга сугыш афәтләре күрергә язмасын.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X