erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ул гомере буенча әтисе турында хәбәр көтте, эзләде, эзләтте...

Кызганыч, бик кызганыч...

Сезнең хатлар

Роза Минзянова

РМ

09 мая 2025, 16:15

  • arvestnik@yandex.ru

    AR

Входящие

 

  • jpg

Егоров Михаил Васильевич
( Марсель бабамның әтисе)

Михаил бабай 1899 нчы елда Татарстанның Кызыл Юл районы Апаз авылында туа ( район үзәге Кенәрдә була). Михаил бабай революциягә кадәр Апазда 2 еллык духовный училищеда белем ала, аннан Казанда рус милләте булмаган балаларны укытырга өйрәтү училищесында укый.
1937 елга кадәр Апазда 16 авылны берләштергән почта бүлекчәсенең начальнигы булып эшли. Аннан сугыш башланганчы колхозда завхоз хезмәтен башкара. Зифа буйлы,бик пөхтә киенә торган, эшчән, сәләтле, һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган, таләпчән җитәкче булган. Атлар, сыерлар тоткан. Умарталары булган . Базарда сәүдә иткән. Ул вакытларда Апаз базары зур сәүдә үзәге булган. Анда хәтта Сембер байлары, Казан сәүдәгәрләре үз сәүдә йортларын тотканнар. 

Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 12 ноябрендә Михаил бабай сугышка китә. Бу вакытта олы улы Минҗан абыйга 10 яшь, кызы Сәлимә апага 5 яшь, кече улы Марсель бабама бары 8 ай була.
Михаил бабай башта Суслонгерда, Мари-Эль республикасында урнашкан хәрби өйрәнү лагеренда була. Аннан кече командирлар хәзерли торган курска җибәрәләр. Старшина дәрәҗәсендә инженерно - сапёрный батальонда хезмәт итә.
Соңгы хаты 1944нче елның июнендә килә. Аннан соң "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр килеп ирешә. " Хәтер " китабында " үлгән" дип язылган. Төгәл информация беркайдан да табылмый.

2023 нче елда гына республиканың " Сугышчан дан клубы" ассоцияциясе җитәкчелегендәге эзләнүләрдән соң Михаил бабабыз турында тулырак мәгълүмат ала алдык. 1943 нче елның 10 октябрендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен " За отвагу" медале белән бүләкләнгәне билгеле булды. Медальне үзенә тапшырганнар диделәр. Безгә документларын гына бирделәр.
1944 нче елның 1 июлендә Белоруссиянең Могилёв өлкәсендә һәлак булганы ачыкланды.
Без, оныклары, оныкларының балалары,батыр Михаил бабабыз белән горурланабыз.
Кызганыч, Михаил бабабызның сугыштан килгән хатларын, документларны,фотоларны,заем кәгазьләрен өйләреннән урлап чыкканнар. Ул төргәктә акча бар дип уйлаганнардыр инде.
Марсель бабам әтисен дә ( әтисе сугышка киткәндә 8 айлык бала гына булып калган бит), әтисенең үзен түгел,фотосын да күрә алмыйча бакыйлыкка күчте. Ул гомере буенча әтисе турында хәбәр көтте,эзләде, эзләтте...
Әтисенең батырлыгы турында, медаль алуы турындагы документларны тапшырганны да күрә алмыйча китеп барды.
Кызганыч, бик кызганыч…

Минҗанов Риназ Айзат улы.
(Бу язма Гөлнур әбием белән берлектә әзерләнде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре