erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул гомерен балаларга багышлаган

Ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көнгә кадәр спорт белән дус, әле дә ярышларда җиңүләр яулый

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә Руфина Гәрәеваның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Аның белән спорт ярышлары вакытында очрашкан, аралашкан да бар иде. Уртача гына буйлы, нәфис гәүдәле, елмаюы белән үк сөйкемле, гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып барган бу ханым үзендәге дәрт, энергия белән сокландырып килде. Ә якыннан танышып аралашкан булмады. Бу кичәдә мин аның белән шулай якын итеп беренче тапкыр таныштым һәм тагын бер кат гадилегенә, шул ук вакытта сүзен үтемле итеп әйтә белүенә, тормыш итү дәверендә янында иң ышанычлы дуслар туплавына, матур, яшенә караганда бик күпкә яшь булып саклануына, төз, нәфис гәүдәсенә һәм эчкерсез елмаюына сокландым.

– 1949 елда Чепья районында тудым мин. Әти райкомның беренче секретаре, әни укытучы булып эшләгән. Авыр еллар. Шәхес культы чоры. Аларның барысы да әтинең йөрәгенә “суккан”. Ул җиңелрәк эшкә күчерүләрен сораган. Саба районына күчкәннәр. Шәмәрдән мәктәбендә укыдым. Мин җиденче сыйныфта вакытта әти вафат булды. Унынчы сыйныфны көмеш медаль белән тәмамладым. Педагогия институтының химия, биология факультетына укырга кердем. 1971 елда тәмамлап, Саба районына эшкә кайттым. Ерак рус авылына эшкә җибәрделәр. Җиде авыл керә иде. “Шундый белем белән кечкенә мәктәпкә килдеңме?” – диде укытучылар. Елап җибәрдем. “Елама, елама, монда килеп кияүгә чыкмый калган кеше юк”, – дип юаттылар. Химия, биология, физкультура укыттым. Аннан директор урынбасары булдым. Ягарга утын ташырга да туры килде. Бервакыт машина сорарга колхоз идарәсенә кердем. Бер татар егете утыра иде. “Бирегез инде шуңа машина”, – диде бу. Үзе дә булышырга алынды. Рәшит исемле өйләнмәгән егет булып чыкты. Шулай танышып киттек. Өйләнешеп тә куйдык. Улларыбыз Булат, Айрат туды, – диде Руфина ханым тормышы белән таныштырып.  – Аннан әни каты авырып китте. Язып кына сөйләшә. Арчага күчик, ди. Рәшит каршы килмәде.

Беренче вакытта бик авырга туры килә. Эш таба алмый. “Төбәк-Чокырчага яңа белгеч килмәсә, шунда барырсың. Тик бер шарт белән – завуч буласың. Станциядә мәктәп салалар. Ике елдан шунда күчәрсең”, – диләр аңа район мәгариф бүлегендә.

– Ике түгел, 35 ел үтте. Дөрес, пенсиягә Арчаның җиденче мәктәбеннән чыктым (редакциядән: Төбәк-Чокырча мәктәбе Арчаның җиденче мәктәбе булып үзгәртелде), – диде Руфина ханым. – Ул заманда да шул ук кәгазь боткасы иде инде. Завуч булсам да, һәр көн һәр дәрескә яхшылап әзерләнә идем. Бер яңалыктан да калмадым. Башта үзем өйрәндем, аннан укытучыларга өйрәттем. Берара Сингапур ысулы керде. Аны район гына түгел, республика укытучыларына да өйрәттем. Җәмәгать эшләрендә актив катнаштым. Балаларны бик яраттым, эшем белән горурландым. Югары категорияле укытучы исеменә лаек булдым. Укучыларым республика олимпиадаларында җиңүләр яулый иде. Үземне дә бик каты тикшерделәр инде. Дәресемә кереп утырган вакытлар күп булды.

– Беренче сыйныфка укырга кергәннән алып үзем шул мәктәптә завуч булганчы бер завуч булды. Ул – сез, – диде Әнзия Галимова. – Сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу сүзләр үзләре үк Руфина ханымга, аның хезмәтенә зур бәя булып яңгырады. Шушы ике җөмлә белән Әнзия ханым аңа булган хөрмәтен, ихтирамын, рәхмәтен белдерде.

Ул кичәдә Руфина Гәрәева турында балалары да, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары да бары тик мактау сүзләре белән генә чыкты. Хезмәттәше Рәдиф Исмәгыйлев үзенең фикерләрен шигырь юллары, хөрмәтен җыр аша җиткерде. Кайчандыр үзе йөргән “Арча таңнары” ансамбле, укучысы Светлана Хаҗиева җыр аша сәламен җиткерде. 

Ел саен өлкәннәр арасында республика спартакиадасы үткәрелә. Май аенда була ул. Руфина Гәрәева  шунда 12 ел рәттән катнашып килә һәм җиңүләр яулый. Соңгы ике елда да призлы урыннарны алып кайткан. Җиңел атлетика буенча! Җитез йөгерешче! Ә кышын чаңгыга баса һәм ярышларда яшьтәшләре арасында беренчелекне бирми.

– Алтынчы сыйныфта укыганда чаңгыда йөрисем килә, дип әтидән чаңгы сорадым. “Беренче урынны яуласаң, чаңгы алып бирәм”, – дип вәгъдә итте ул. Башта мәктәптә, аннан Сабада беренче булдым. Яңа физкультура укытучысы килде. Волейбол, баскетбол уйнарга өйрәндем, Институтта чаңгы секциясенә йөрдем. 30 километрга марафонда катнаштым. Спортның бөтен төрен яратам, – диде Руфина ханым. – Ни өчен әйбәт чабам? Чөнки көн саен җәяү йөреп эшләдем. Балалар бакчасына йөгерәм, аннан Төбәк-Чокырчага мәктәпкә чабам. Улым Булат физкультура укытучысы булды, икенче улым Айрат көрәшче иде. Спорт гаиләсе безнең.

– Мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә үз өлешегезне керттегез. Хезмәттәшләрегез сезне мактап туя алмый. Гаиләгез өчен үрнәк, терәк булып гомер иттегез, ике егет үстердегез. – диде Рая ханым Фәтхуллина. – Кеше шулай кылган гамәлләре белән күркәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев