Ул сәяхәтне, тарихны, кешеләрне ярата...
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Тынгы белмәс якташыбыз, районыбызның ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилее алдыннан “Фидакарь хезмәте өчен“ медале белән бүләкләнде.
Сөбханалла, гел йөреп, нәрсәдер оештырып тора. Бер карыйсың – ул Чувашстанда ветераннар белән сәяхәттә, икенче карыйсың – Кукмарада итекләр ярминкәсендә, өченче карыйсың – Америкада... Юбилеең уңаеннан бер сөйләшеп утырыйк әле дип шалтыраткач, мин әле Төркиядә, Америкадагы кызым белән ялда, кайткач сөйлә-шербез, димәсенме?! Менә сиңа мә!
Ниһаять, Рәмзия ханым редакциядә кунакта. Бер кочак альбомнары белән килеп керде ул. Тыныч кына сөйләшеп утыра алмады, бертуктаусыз шалтыраттылар, тагын каядыр чыгып чапты... Берникадәр вакыттан яңадан әйләнеп керде. Бүлмәдә хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов та бар. Башта алар, истәлеккә язып, бер-берсенә китапларын бүләк иттеләр, аннан шау-гөр килеп, баштан үткән гыйбрәтләрне сөйләшеп алдылар. Ниһаять, безнең әңгәмә башланды. Әңгәмә Рәмзия ханымның “Әйдә, нишләтәсез мине?” – дигән соравыннан башланды.
– Рәмзия ханым, әйдә, балачактан башлыйк әле сүзне.
– Мин гомер буе Арчада яшәдем. Үзәк мәчет янында Садовая дигән урам бар, шунда үтте балачагым. Шунда тудым, шунда үстем.
– Яшәү урыныгыз рәхәт идеме?
– Рәхәт иде. Безнең урам тыныч урам. “АТП” хуҗасы Алексей Привалов шоферларга, контора хезмәткәрләренә йорт төзү өчен җир бирә башлый. Безнең урамдагы ир-егетләр “АТП“да шофер булып эшләде, ә хатын-кызлар янәшәдәге Арчаның 2нче мәктәбендә (хәзер ул урында ДОСААФ) пешекче, идән юучы һ.б. булып эшләделәр. Хәтта безнең урамны “АТП урамы” дип тә йөрттеләр.
– Сез алайса мәктәпкә кереп-чыгып кына йөргәнсез.
– Әйе, мәктәп безгә дүрт йорт аркылы гына иде. Мин өч абыйга бер кыз.
Иң соңгысы – көтеп алынганы мин булганмын. Мин туганда әнигә 44 яшь, әтигә 48 яшь булган. Безнең кечкенә абый белән яшь арасы 13 яшь. Әни ул яшьтә бала табармын дип уйламаган да инде. Олы абыйлар армиядә булган.
– Сез бик кадерле кыз булгансыздыр...
– Әйе, бик кадерле булып үстем. Мин тууга әти әнине эшләтмәгән. Безнең әтинең (Шәрип) ата-бабалары сәүдәгәр, мулла булганнар, алар Ташкент ягына күчеп киткәннәр. Әтинең әтисе Мөхәммәтша бабай 1908 елны Мәккәгә чыгып киткән. Мәккәдән кайтканда вафат булган. Ул Казахстанның Талдыкурган тирәләрендә үлгән. Әтинең әнисе Рәбига әби 2 яшьлек улы Дамирны алып, корсаклы килеш бу якка кайтып, Бирәзәбашка урнашкан. Рәбига әби 3 яшьлек улын – безнең әтине бабайның энесенә-туганына уллыкка биргән, аларның балалары булмаган. Малай өчен җир дә өстәп биргәннәр бит ул вакытта. Бала алсагыз, ишегалдына кое казып, суын эчсәгез, балагыз булыр, дигәннәр. Шулай эшлиләр дә, 12 елдан Маһирә апа бала таба. Бер малай, бер кызы туа. Улы – Әмирҗан сугышта һәлак була. Кызы яшьтән үлә. Ана йөрәге ничек түзгәндер... Шулай итеп, аларның нигезе бетте... Рәбига әби бу якка кайткач, дүрт балалы иргә кияүгә чыга. Кияүгә барганда юлда гына белдем дүрт баласы барлыгын дип әйтә иде әби. Әти үзен калдырганга үпкәләп йөргән, Төрнәлегә әни янына җәяүләп йөгерә идем, ди торган иде. Ә әтине балалыкка алган туганнар шулай ук байлар, сәүдәгәрләр булганнар.
– Рәбига әбиең дүрт бала өстенә барып, бәхетле булдымы икән?
– Кем белә инде... Ярлы гаиләгә барган инде ул. Гаиләдә бер авыру бала да булган. Уртак кыз балалары туган. Ә әти бай гаиләдә рәхәтлектә үскән. Бер кесәсендә кызыл билле прәннек, икенче кесәсендә суыра торган ландрин конфеты булды дип әйтә иде әни. Безнең әнинең абыйсы бер бияләй ашлык белән эләккән. Шуннан әти әнинең әтисенә миңа кызың Нәсимәне кияүгә бирсәң, мин сезнең малаегызны коткарам, дигән. Ничек? Шуннан 23 яшьлек авыл малае – безнең булачак әти Сахалин ягына Ерак Көнчыгышка чыгып киткән. “Сабиров с вещами на выход!” дип кычкыргач, мине Сахалинга озаталар икән дип чыксам, Шәрип басып тора, дип сөйли иде әнинең абыйсы Мөхәммәтҗан абый. Ә нәрсә биреп, Мөхәммәтҗан абыйны коткарган әти, бу сорауны үзе исән вакытта беребез дә бирмәгән. Белмибез. Алтын биргәндер инде. Байлар булганнар бит. Менә шулай итеп, 23 яшьлек авыл малае Шәрип әнинең абыйсын төрмәдән коткара. Ә әнинең ул вакытта Мансур исемле йөргән егете була. Әнинең әтисе улын коткарган өчен кызын Шәрипкә кияүгә бирергә риза булган. Әни егеткә үз таләбен куйган, әтиләргә каршы йорт салып куйсаң чыгам, дип әйткән. Әти бер җәйдә йортны салган. Әти безнең бик тырыш, тәвәккәл, булдыклы кеше иде. Әни дә, әти дә Бирәзәбаш авылыннан.
– Әниең егетен калдырып, икенчегә кияүгә барган икән...
– Әни сөйли торган иде, кияүгә чыккач, беркөнне шулай суга барам, күрәм, капка төбендә гармун уйнап, Мансур утыра. Әни безнең җырламый иде. Әмма бер җыры бар иде: Агыйделнең парахуты җиталмый кызыл ярга, җиталмый, дуслар, җиталмый өзелеп сөйгән ярга. Әни шул җырны кабатлый торган иде. Әти 80дә, әни 86 яшьтә мәрхүм булды. Үләр алдыннан буталды: Мансурга барам, диде... И-и, әти әнине ярата иде инде: иркәм дип кенә йөртте. Әти сугышта катнашкан, Берлинга кадәр барган. Мин кечерәк вакытта әти әтисенең-бабайның каберен эзләргә Казахстанга Талдыкурганга чыгып китә. Шунда калып, өйләнеп тора. Бер малае туа. 4 елдан соң әти тагын бу якка кайта. Узган ел Казахстанга әтинең улы Корбангали янына “йөрәгемнән ычкындырыйм дип” барып кайттым. Татарлар. Бик матур кабул иттеләр. Ул малай гаепле түгел бит инде. Барыбер әни хакына мин ул баланы ничектер кабул итә алмаган идем. Улы Корбангали үзе кайтып, әти дип йөрде.
– Сез әти ягына охшаганмы, әнигәме?
– Әти ягына. Әни безнең бик рәхмәтле кеше иде. Рәхмәт, рәхмәт... Йөзем белән дә, характерым белән дә әтигә охшаганмын. Әти безнең сары чәчле, зәңгәр күзле, ә әни кап-кара, бик матур иде.
– Әтиең Казахстаннан кайтканда ничәнче сыйныфта укый идең?
– 7нче сыйныфта идем. Өйдә бик кадерле бала идем, әти Казахстаннан кайткач, күбрәк урамда булдым. Бала күңеле, әтине гафу итә алмадым. Әти эштән өйгә кайтып керсә, мин чыгып китә идем. Мин урам баласы булырга тиеш идем, әмма бозылмадым, әни хакына.
– Бала вакыт бит ул, ничек гафу итә алмадыгыз?
– Гафу итә алмадым шул. Дөрес, картаймыш көндә мин карадым әтине, минем кулда мәрхүм булды.
– Сүзгә, ырымнарга ышанасызмы?
– Әни мине 44тә тапкан бит. И-и, кызым, мин олы инде, үлсәм, күбәләк булып очып кайтырмын да, баш очыңда карап торырмын, ди торган иде. Моннан 20 ел элек миңа 50 яшь тулды. Эштә юбилейны билгеләп үтәбез. Мин бу турыда юбилейда сөйләдем. Ноябрь ае. Шулвакыт залга күбәләк очып керде. Барыбыз да “аһ!” иттек. Икенче очрак. И-и кызым, ди әни, авырсам кем карар инде мине, барыгыз да эштә. Әни борчылма, бала табып булса да декрет ялында карармын, ди торган идем. Сүзем туры килде. Уйламаганда 40та малай таптым. Өч балабыз бар: ике кыз, бер малай. Әни дә караулы, малайлы да булдык. Без үзебез бишәү: Разыя, Рәдиф, Раиф, Рәис һәм мин. Дүртесе дә мәрхүм инде. Дус булдык. Минем өчен үлеп торалар иде. Өч абый да “әни-әни” генә дип торды безнең.
– Үзегез ничек һөнәр сайладыгыз?
– Минем сыйныф җитәкчем Сания Сибгатулловна Камалетдинова иде. Шулкадәр яраттым мин аны. Аңа карап укытучы булам, дип йөрдем. Мәктәптә әйбәт укыдым. Мәктәптән соң Мөндештә мәктәптә рус теленнән укыттым. Педагогия институтын читтән торып тәмамладым. Укытучы эшен бик яраттым. Арчаның 1нче мәктәбендә укыттым. Аннан Арчаның 5нче гимназиясенә завуч булып күчтем. 21 яшьтә Арча егете Альбертка кияүгә чыктым. Кайнанам (Маһинур) белән бергә яшәдек. Альберт әнисенә бер бала. Әнкәй: “Йөрәгемнән өзелеп төшкән баланы таушалдырасы түгел”, – дип әйтер иде. Йок-ларга караватың, ятып торырга диваның, карарга телевизорың, суыткычың бармы – шулар җиткән, нәфселәнмә! Ашыйсын ашагыз, йөрисе җирегезгә йөрегез! Хәзер аңлыйм, әнкәй хак әйткән. Шуңадыр да бәлки без - Альберт та мин дә йөрергә яратабыз. Мәктәптә эшләгәндә дә укучылар белән кайларга гына бармадык! Хәзер очрашуларда нәкъ менә шул сәяхәтләрне көлеп искә төшерәбез. О-о, ул группировкалар заманында... кызык та, кызганыч та хәлләрне хәзер искә алабыз. Сөйләшү өчен үзе бер тема.
– Сезнең буш вакыт бармы? Тормыштан нәрсәдән тәм табасыз?
– Текмим, чикмим. Язам. Туганнарның исемнәрен барлыйм, сәяхәткә чыгып китәбез. Кешеләр белән аралашырга яратам. Үзебезнең рәхәтләнеп сөйләшеп утыра торган дус хатын-кызларыбыз да бар. Ветераннарның хәлен белеп торабыз. Төрле чаралар оештырабыз. Узган ел авыл ветераннарын автобуста төрле сәяхәтләргә алып чыктык. Сәяхәтләр дәвам итә. Тарихны яратам. Якшәмбе көн төшке аштан соң, эш бетеп китә, бүген беркая да бармадым, дип кайвакыт елап та җибәрәм әле... икебез дә шундый. Альберт машина белән ерак юлга йөрде. Дөньяны күргән кеше. Мәктәп елларыннан актив булдым. Комсомол, профсоюз – берсе дә калмады. Партиягә генә керергә өлгермәдем.
– Ә спортта ничек сез?
– Су коенырга, велосипед, машина йөртергә өйрәнмәдем. Ә мәктәптә укыганда баскетбол, чаңгы ярышыннан кайтып кермәдем. 6 сыйныфта укыганда шлагбетоннан өй сала башладык. Коены 37 тапкыр әйләндереп, атнага мең тапкыр көянтә белән су ташыдым. Шуннан спорттан туктап калдым...
– Әти-әни бәхете – бала, дибез.
– Мин балаларыма бик рәхмәтле. Юлдан тайпылмадылар. Һәркайсы теләгән һөнәрен алды, югары белемлеләр. Вакытында башлы-күзле булдылар. Улым Алмас, кызыбыз Альбина гаиләләре белән Казанда яшиләр, Эльвира өч улы белән - Америкада. Исән-сау булсыннар, безне сөендереп торсыннар.
– Рәмзия ханым, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз! Сез өлкән буынга, районга бик кирәк! Әле безнең сөйләшер сүз бетмәде. Сез райондагы предприятиеләр тарихын өйрәнүче һәм альбомнарын төзүче дә. Әнә, район үзәк хастаханәсенә нинди тарихи истәлек-альбом төзедегез! Алда эшегез күп әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев