Үлән яндырмагыз!
Көз килү белән улән бик нык кибә һәм янгын куркынычы тудыра, шуңа күрә ут белән саксыз эш итү җитди янгыннарга китерергә мөмкин.
Гражданнарга участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык турында кисәтәбез. Шулай УК участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сундерелмэгэн тәмәке ташлап калдыру тыела. Бик зур утенеч булып балаларнын ут белэн уйнавын кисэту тора. Әгәр каядыр коры үлән, чүп-чар яки учак януын күрсәгез һәм уз көчегез белэн янгынны жиңә алмасагыз, янгын сундеручеләрне тиз арада чакырыгыз.Участокларны чистартудан барлыкка килгән чүп-чар яндырылырга түгел, ә чуплеккә чыгарылырга тиеш.Көздән үк инде янгынкур кынычы зур булган язгы-җәйге чорга коры үләнне җыеп бармас өчен үлән чабарга кирәк.
Аеруча зур игътибарны урман массивлары янәшәсендә урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга юнәлтүегезне сорыйбыз. Бакчачылыкта, яшелчәчелектә һәм дача берләшмәләре рәисләренә, урман кишәрлекләрендә эшләүче гражданнарга янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирүен сорыйбыз.
Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Гильмуллин Р.Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев