Умартачыларны рәнҗетми торган итеп эшләргә!
Район хуҗалыкларындагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды.
Махсус комиссия агрегатларның төзеклеген, тигез сиптерүен, механизаторларның тиешле документлары булуын тикшереп баллар куйды.
Комиссия әгъзалары быел сиптергечләрнең әзерлеге тагын да яхшыруын билгеләп үтте.
Үзйөрешле сиптергечләр арасында беренче урынны “Кырлай” ширкәтеннән Айрат Сафин алды. “Курса МТСы”ннан Рәйхан Галимуллин – икенче, “Игенче” ширкәтеннән Садыйр Әхмәтҗанов өченче урында.
Тагылма сиптергечләр арасында “Северный” ширкә-теннән Рәис Һадиуллин – беренче, “Ашыт” ширкәтеннән Фаил Гайнуллин – икенче, “Ашытбаш” ширкәтеннән Равил Ибраһимов өченче урында.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җиңүчеләргә Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Ул баш агрономнарга һәм механизаторларга чәчүлекләрне эшкәрткәндә бик игътибарлы булырга, таләпләрне төгәл үтәргә, бал кортларына зыян килмәслек итеп эшләргә кушты.
Быел “Северный” һәм “Кырлай” ширкәтендә рапс басуларын биологик препаратлар гына кулланып эшкәртү буенча тәҗрибә үткәреләчәк.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов узган ел сиптергеч агрегатлары белән иң күп эш башкарган механизаторларга үз бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев