erid:2VtzquqpS7d
Уралда иң кыйммәтле песине 10 миллион сумга саталар
Арча яңалыклары

Уралда иң кыйммәтле песине 10 миллион сумга саталар

15 килога кадәр авырлыкта булып үсә торган саванна песиләре 1,6 миллион сум тора.

Чиләбедәге игъланнар сайтында бер песине 10 миллион сумга саталар. Бу турыда «Башкортстан» телекомпаниясе хәбәр итте.

Игълан авторы песине «Супер-кот!!!» дип кенә тасвирлаган. Аның уникальлеге нидә булуы әйтелми. Игъланны 23 гыйнварда куйганнар, аны 12 мең тапкыр караганнар. 

Чиләбедә бер песи баласын 7 миллион сумга саталар. Аны «дөньяда иң шәп песи баласы, акыллы, барысын да аңлый, хуҗаның муенына ятып йоклый һәм авырткан урыннарны дәвалый», дип тасвирлыйлар.

Зәңгәрсу төсле песи баласын 185 мең сумга саталар. 

Бүгенге көндә дөньяда иң кыйммәтле песи — саванна токымлы, ул Африка сервалы мәчесен йорт песие белән кавыштырып табылган. Саванна песиләре 15 килога кадәр авырлыкта була, аларны 1,6 миллион сум тирәсе акчага саталар.

https://intertat.tatar/news/social/20-02-2021/uralda-i-kyymm-tle-pesine-10-million-sumga-satalar-5807538

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев