erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Урамда шикле әйберләргә тап булдыгызмы? Хокук саклау органнарына хәбәр итегез!

Урамда, кешеләр күп җыйналган урыннарда, транспортта булганда тирә-юнегездәгеләрнең үз-үзләрен тотышларына, кыяфәтенә (киемнәре ел фасылына туры килми яки кием астында нидер бар кебек, үзләрен сәер тоталар, нервланалар, гел тирә-якка борылып карыйлар) игътибар итегез. Ташлап калдырган машиналар, шикле сумка, рюкзак, капчыклар юкмы? Барлык шикле хәлләр турында тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

Таныш булмаган кешеләрдән төргәкләр, тартмалар, сумкалар һ.б. алмагыз. Шикле әйбер күргәндә аларга кагылмагыз!

Гаиләгездә өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга урамда, керү юлларында табылган теләсә кайсы әйбер аларның тормышы өчен куркыныч булырга мөмкин икәнлеген аңлатыгыз.

Урамга чыкканда, җәмәгать транспортында үзегез белән шәхесне раслый торган документ булсын. Зур сумкалар, рюкзаклар, чемоданнар күтәреп йөрмәгез.

Шартлаткыч җайланмаларны яшерү өчен гадәти көнкүреш әйберләре: тартма, портфель, сигарет каплары, мобиль телефоннар, уенчыклар файдаланылырга мөмкин. Болар турында балаларыгызга, туганнарыгызга, танышларыгызга аңлатыгыз.

Әгәр очраган әйбер, сезнең фикерегезчә, ул урында булырга тиеш түгел икән, моны игътибарсыз калдырмагыз.

Җәмәгать транспортында онытып калдырылган яки иясез әйбер күрсәгез, янәшәдәге кешеләрдән сорагыз. Хуҗасы табылмаса, шунда ук йөртүчегә (машинистка) мөрәҗәгать итегез.

Әгәр билгесез әйберне йортыгыз янында күрсәгез, күршеләрдән сорашыгыз, бәлки ул аларныкыдыр. Хуҗасы табылмаса, шунда ук полициягә хәбәр итегез.

 

Экстрен хезмәтләр телефоннары

Бердәм дежур-диспетчер хезмәте 112 (кәрәзле телефоннан), 3-00-20, 3-00-36 (стационар телефоннан). Сим-карта блокланган булса яки бөтенләй булмаса да теләсә кайсы кәрәзле элемтә операторыннан бушлай шалтыратып була;

107нче янгын-коткару часте101 (кәрәзле телефоннан), 01, 3-35-91 (стационар телефоннан);

Полиция102 (кәрәзле телфоннан), 02, 3-12-02 (стационар телефоннан);

Ашыгыч медицина ярдәме103 (кәрәзле телфоннан), 03, 3-15-03 (стационар телефоннан);

Газ хезмәте104 (кәрәзле телефоннан), 04, 3-11-04 (стационар телефоннан);

Арча муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе8-84366-3-25-33 (кәрәзле телефоннан), 3-25-33 (стационар телефоннан);

Арча муниципаль районы башлыгының кабул итү бүлмәсе8-84366-3-14-33 (кәрәзле телефоннан), 3-14-33 (стационар телефоннан).

Арча муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев